Казан метрополитены – заманча, популяр һәм үтемле транспорт төре. Метро шулай ук бик уңайлы һәм тиз йөрешле җәмәгать транспорты. Россиядә ул иң куркынычсыз транспорт төре, дип санала.
Казан метросы линиясе 17,2 чакрым озынлыкта. Линиядә 10 станция урнашкан: «Җиңү Проспекты», «Таулар», «Әмәт», «Сукно бистәсе», «Тукай мәйданы», «Кремль» и «Кәҗә бистәсе»., «Яшьлек», «Төньяк вокзалы», “Авиатөзелеш”. Соңгы өч станция 2013 елның 9 май бәйрәмендә кулланылышка тапшырылды.
Метро төзү – шәһәрдәге транспорт челтәрен үстерүнең тагын бер чарасы. Ул шәһәрнең төрле почмакларын бәйләп тора, Казансу елганың ике ярын тоташтыра, бер зур микрорайоннан тиз арада икенчесенә барып җитү мөмкинлеге бирә. Метрополитен Универсиаданың 33 спорт корылмасын үзара тоташтыра. Әлеге спорт корылмалары арасында Казанның иң эре спорт мәйданнары да бар.
Казан метросы инде бүген көненә 220 мең пассажирга хезмәт күрсәтә.
Казан метрополитены схемасы
Станция Казанның Авиатөзелеш районының Копылов урамында, Побежимов һәм Белинский урамнары арасында урнашкан. Станция гөмбәзле итеп эшләнгән, ике җир асты вестибюле һәм административ биналардан тора. Вестибльләр өч катлы итеп эшләнгән, 4,5 метр саен колонналар белән бизәлгән.
Төзелешнең башлану вакыты – 2009 елның апреле
Төзелешне тәмамлау вакыты – 2013 елның 9 мае
«Авиатөзелеш» станциясе һәм «Төньяк вокзалы» станциясе арасы
Төзелешнең башлану вакыты – 2009 елның декабре
Төзелешне тәмамлау вакыты – 2012 елның июле
Станция Декабристлар һәм Воровский урамнары киселешендә урнашкан. Әлеге киселеш – күпфункцияле транспорт чишелеше булып санала торган урын.
Станция ике җир асты вестибюленнән гыйбарәт. Әлеге вестибюльләр үзара баскыч белән тоташкан. Станция ике катлы итеп эшләнгән. Киңлеге 10 метрлы ике вестибюль үзара 3,36 метрлы баскычлар белән тоташтырылган. Станциядән чыгу юлларының берсе “Казан 2” тимер юл вокзалына чыга.
Төзелешнең башлану вакыты – 2010 елның феврале
Төзелешне тәмамлау вакыты – 2013 елның 9 мае
«Төньяк вокзал» станциясе һәм «Яшьлек» станциясе арасы
Төзелешнең башлану вакыты – 2010 елның ноябре
Төзелешне тәмамлау вакыты – 2012 елның июле
Станция Декабристлар урамының Ш.Усманов һәм Волгоград урамнары белән тоташкан җирендә урнашкан.
Станция бер гөмбәзле, тирән урнашмаган. Станциянең 10 метр киңлектәге платформасы ике вестибюль белән 3,36 метрлы баскычлар ярдәмендә тоташа.
Төзелешнең башлану вакыты – 2010 елның апреле
Төзелешне тәмамлау вакыты – 2013 елның 9 мае
«Яшьлек» станциясе һәм «Кәҗә бистәсе» станциясе арасы
Төзелешнең башлану вакыты – 2010 елның ноябре
Төзелешне тәмамлау вакыты – 2012 елның июле