2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Универсиадалар тарихы

Студентлар спорты тарихы 1905 елда, АКШта студентлар арасында беренче халыкара ярышлар үткәрү белән башланып китә. 1919 елда Жан Птижан Студентлар конфедерациясен булдыра. Әлеге оешма башлангычында 1923 елда Парижда Бөтендөнья студентлар уеннары үткәрелә. Бер елдан соң яңа оешма – Халыкара студентлар конфедерациясе барлыкка килә. Студентлар конфедерациясенең эшчәнлеге дәверендә, 1939 елга кадәр, студентлар арасында сигез ярыш оештырыла. Барлык ярышлар да Европада уза. Уеннарны 3 тапкыр үзендә Франция кабул итә.

Сугыштан соң дәүләтләрнең Көнбатыш һәм Көньяк блокларга бүленүе студентлар спортының үсешенә дә йогынты ясый. 1947 елда Халыкара студентлар берлеге (UIÉ) оештырыла. Бу оешма үткәргән ярышларда Көнбатыш илләре катнашмый диярлек. UIÉ башлангычында соңгы ярышлар 1962 елда Хельсинкида уза.

Халыкара студентлар конфедерациясенең эшен Халыкара студентлар спорты федерациясе (FISU) дәвам итә. 1947 елда Парижда узган «Университет спорты атналыгы» FISU һәм аның директоры Пол Шлеймер оештырган беренче уеннар була.

Универсиадаларда катнашкан илләр саны

1959 елда UIÉ әгъзалары FISU составына керә. Шул ук елда Туринда беренче җәйге Универсиада уза. Ярышларда дөньяның 45 иленнән 965 яшь спортчы катнаша. Тагын бер елдан Франциядәге Шамони шәһәрендә беренче кышкы студентлар уеннары уза. Биредә 13 комплект медаль уйнатыла. 1963 елгы III җәйге Универсиада беренче тапкыр Европада түгел, ә Бразилиядәге Порту-Алегри шәһәрендә үткәрелә. VII җәйге Универсиаданы Мәскәү кабул итә. 4000 канашучы 10 спорт төре буенча көч сынаша. Бу күрсәткеч үз вакыты өчен рекорд була. Римда узган VIII җәйге Универсиада Җиңел атлетика буенча университетлар арасында дөнья чемпионаты форматында гына уза. Шуңа да карамастан, ярышларда дөньяның 38 иленнән 468 спортчы көч сынаша.

СССР һәм Россия өчен Универсиада һәрвакыт мөһим вакыйга булды. Совет спортчылары бары 1967 елда Токиода узган уеннарда гына катнашмый калды. Россия һәм СССР җәйге студентлар уеннарында – 13, кышкы уеннарда – 14 тапкыр гомумкоманда нәтиҗәләре буенча беренче урынны ала. Лариса Латынина, Валерий Брумель, Валерий Скворцов, Тамара Пресс кебек атаклы спортчылар студентлар уеннарында күп тапкыр җиңү яулый.

Соңгы ун елда (2003 — 2013) Россия җыелма командасы рәсми булмаган гомумкоманда зачетында биш мәртәбә беренче урынны яулады: дүрт тапкыр җәйге (Казан 2013, Белград 2009, Измир 2005, Тарвизио 2003) һәм бер тапкыр кышкы (Эрзурум, 2011). Соңгы 10 елда исә Бөтендөнья студентлар уеннарында Россия спортчылары төрле дәрәҗәдәге 739 медаль яулады.