Факел йөртүчеләр

ЕКАТЕРИНА АЛЕКСАНДРОВНА ГАМОВА Gamova

Россия волейболчысы, “Динамо” (Казан) волейбол клубы һәм Россия милли җыелма командасы уенчысы, ике тапкыр дөнья чемпионы. Россиянең атказанган спорт мастеры. I һәм II дәрәҗә “Ватан алдындагы хезмәте өчен” медале һәм ордены иясе.


АЛЕКСЕЙ АЛЕКСЕЕВИЧ МОРОЗОВ Morozov

Россия хоккейчысы, һөҗүмче, Казанның “Ак Барс” капитаны, Россия җыелмасы экс-капитаны. Россиянең атказанган спорт мастеры. 1998 елда Наганода узган Олимпиада Уеннары көмеш призеры. Ике тапкыр дөнья чемпионы, Ванкувердагы 2010 елгы Олимпиада Уеннарында катнашучы. II дәрәҗә “Ватан алдындагы хезмәте өчен”ордены иясе. Казандагы 2013 елгы Универсиада илчесе.


КАМИЛӘ ЮСУФОВНА ГАФУРҖАНОВА Gafurzianova

Россия рапирист-спортчысы. 2011 елгы Бөтендөнья җәйге универсиаданың алтын призеры. Лондондагы 2012 елгы җәйге Олимпиада Уеннарында команда ярышларында көмеш призер. Россиянең атказанган спорт мастеры. I дәрәҗә “Ватан алдындагы хезмәте өчен” медале һәм ордены иясе. Казандагы 2013 елгы Универсиада илчесе.


ДИНАРА МӨБИНОВНА САФИНА Safina

Россия теннисчысы. Экс-беренче дөнья ракетачысы. 2008 елгы җәйге Олимпиада Уеннары көмеш призеры. Россиянең атказанган спорт мастеры. II дәрәҗә “Ватан алдындагы хезмәте өчен”ордены һәм медале иясе.


ИРИНА СЕРГЕЕВНА ШАДРИНА Shadrina

“Россия 2” һәм “Спорт” каналлары алып баручысы. “Удар головой” һәм “Все включено” проектларын алып бара.


АРТЕМ СЕРГЕЕВИЧ МОИСЕЕНКО Moiseenko

“Ковчег” Ерак Көнчыгыш Төбәкара инвалидлар иҗтимагый оешмасы президенты. Приморский крае терәк-хәрәкәт аппараты белән бәйле инвалидлар физкультура һәм спорты федерациясе президенты.


АЛЕКСЕЙ ВЯЧЕСЛАВОВИЧ ЕРМИЛОВ Ermilov

«Hyundai СНГ-Моторс» маркетингы директоры


АНДРЕЙ АЛЕКСАНДРОВИЧ БАЗИЛЕВСКИЙ Bazilevskiy

Хабаровск крае Хөкүмәте рәисе урынбасары. Хабаровск крае мәгариф һәм фән министры. Яшьләр сәясәте өлкәсе почетлы хезмәткәре.


СЕРГЕЙ ВИКТОРОВИЧ ГАЛИЦЫН Galicin

Ерак Көнчыгыш физик культура дәүләт академиясе ректоры. Яһүд автономияле өлкәсе һәм Хабаровск крае вузлары ректорлары советы президиумы әгъзасе. Педагогия фәннәре кандидаты.


ЕКАТЕРИНА СЕРГЕЕВНА КОНЕВА Koneva

Халыкара класслы спорт мастеры. Россия җыелма командасы әгъзасе. Җиңел атлетика буенча Россия чемпионатында өчләтә сикерүдә бронза призеры. Шеньчжэньдәге 2011 елгы Бөтендөнья җәйге Универсиадада җиңүче.