Яңалыклар

15.07.2012  16:41 2013 елгы Универсиада утының җир тирәли сәяхәте башланды

2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиаданың 3 көн элек Парижда кабызылган уты 15 июльдә дүрт мачталы «Седов» баркында җир тирәли сәяхәткә чыгып китте. Утны юлга озату тантанасы Франциянең Брест шәһәрендә узучы «Les Tunneres de Brest» фестивале кысаларында үткәрелгән Россия көне кысаларында оештырылды.


12.07.2012  16:19 Светлана Демина 2013 елгы Универсиада уты эстафетасының беренче факел йөртүчесе булды

Татарстанның күп тапкыр Олимпия Уеннарында катнашкан, Сидней Олимпиадасында стендка ату буенча көмеш медаль яулаган атаклы спортчысы Светлана Демина бүген Парижда башланып киткән 2013 елда Казанда узачак XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада уты эстафетасының беренче факел йөртүчесе булды.


12.07.2012  16:11 Парижда 2013 елгы Универсиада утын кабыздылар

Бүген, 12 июльдә Париждагы Сорбонна университетында 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада утын кабызу тантанасы узды.