Яңалыклар

24.01.2013  18:21 Алексей Морозов Универсиада факелын беренче йөртүче

2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасы Ут Эстафетасында иң беренче булып факел йөртү бәхете Казанның “Ак Барс” капитаны, Россиянең атказанган спорт мастеры, Наганодагы 1998 елгы Олимпиада уеннарында көмеш медальгә ия булучы, 2008 һәм 2009 елларда Дөнья чемпионы, ике тапкыр Гагарин кубогы иясе Алексей Морозовка елмайды.


23.01.2013  18:17 Универсиада Утын Владивостокка самолетта илтәчәкләр

24 январьда Казанда узачак 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасы Утын Владивостокка самолетта китерәчәкләр. Кневичи аэропортына аны легендарь “Седов” җилкәнле судносы командасы вәкиле илтәчәк. 25 январьда безнең илнең көнчыгыш ярларыннан студентлар спорты тарихындагы иң зур масштаблы Универсиада Уты Эстафетасының Россиядәге этабы башлана.


21.01.2013  18:13 Универсиада Уты Россиягә килә

25 январьда XXVII Бөтендөнья җәйге студентлар уены Уты легендарь “Седов” бортында Владивосток портына килеп җитә. Биредә Универсиада Уты эстафетасының Россия этабы башлана.


29.11.2012  18:06 Универсиада уты Таитидан китте

2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада утының «Седов» җилкәнле корабында җир тирәли сәяхәте дәвам итә. Бер ай дәвамында Көньяк Америкадан Таити утравына таба йөзгәннән соң барк экипажы һәм курсантлар Франциянең Тын океанның көньяк өлешендә урнашкан җирләрендә өч көн буе кунак булды.


27.11.2012  18:03 «Седов» баркы Папеэте портына килде

«Седов» баркы, бер ай дәвамында Тын океанның көнчыгыш өлешендә 4350 миль үткәннән соң, 2013 елгы Универсиада уты белән француз Полинезиясенең баш утравындагы Папеэте портына килде.


09.11.2012  17:59 «Седов»ның II Спартакиадасы 2013 елгы Универсиада шигаре астында узды

Балык тоту буенча федераль агентлыкның (Росрыболовство) «Седов» җилкәнле корабы, Перу ярларыннан Франция Полинезиясе утрауларына таба узып, 2013 елгы Универсиада уты белән җир тирәли сәфәренең яртысын узды. Бүген барк Папеэтега юл тота. Бер ай эчендә «Седов» 4350 диңгез милясын үтәчәк.


23.10.2012  17:35 2013 елгы Универсиада уты Перуга килеп җитте

23 октябрьдә 2013 елгы җәйге Универсиада уты «Седов» баркында Перу ярларына барып җитте. Кальяо портына кадәр кораб 15 мең миль үтте. Бу планлаштырылган 45 мильлек юлның нәкъ өчтән бер өлеше, дигән сүз.


09.10.2012  17:32 Универсиада уты Горн бугазын үтте

Универсиада уты «Седов» баркындагы сәяхәтен дәвам итә. Бүген барк Тын океан буенча Чилиның Вальпарисо портына юл тота. Ә 3 айдан соң Универсиада утын Владивостокта каршы алачаклар.


22.09.2012  17:17 Универсиада уты эстафетасы халыкара сәяхәтен дәвам итә

2013 елда Казанда үтәчәк XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада уты салынган капсула инде Горн бугазына килеп җитә. Студентларның Бөтендөнья Уеннары символы булган утның халыкара сәяхәте «Седов» көймәсендә бара. Ут көймә белән бергә 15 июльдә Җир тирәли сәяхәткә чыгып киткән иде.


27.08.2012  17:13 Универсиада уты экваторны узды

2013 елда Казанда узачак Бөтендөнья Универсиада уты салынган капсула Атлантик океанда экваторны узды. Универсиада утының «Седов» корабында 15 июльдә башланып киткән сәфәре дәвам итә.