Яңалыклар

27.03.2013  11:11 Универсиада Уты Хабаровсктан Якутскка юл тотты

Бүген Хабаровскта Казандагы 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада Утын озату тантанасы булды. Ут Универсиада Уты Эстафетасының Россия этабы кысаларында бер айга якын вакыт Ерак Көнчыгыш физик культура дәүләт академиясендә сакланды.


01.03.2013  07:41 2013 елгы Универсиада Уты эстафетасы Хабаровскта

Язның беренче көнендә, җирле вакыт белән 11.00 сәгатьтә Казандагы 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада Утын саклаучылар - Ерак Көнчыгыш федераль университеты студентлары Михаил Слепенчук, Дмитрий Силивончик, Владимир Жемер, Эдуард Токарь Ут салынган транспорт колбасын 1 нче номерлы "Россия" поездында Хабаровск тимер юл вокзалына китереп җиткерделәр.


28.02.2013  15:36 Владивостокта Ут Эстафетасы волонтерларын бүләкләделәр

Универсиада Утын Владивостоктан Хабаровскка тапшыру тантанасы 28 февральдә Ут эстатафетасының беренче этабында катнашкан "Казан 2013" волонтерларны бүләкләү белән тәмамланды.


28.02.2013  13:49 Хабаровскта Универсиада Уты эстафетасын һәркем карый ала

"Россия 24" телеканалы Хабаровсктагы Универсиада Уты эстафетасын турыдан-туры эфирда күрсәтәчәк. Телетрансляция Мәскәү вакыты белән иртәнге сәгать 6 да башлана.


28.02.2013  09:13 Хабаровск 2013 елгы Универсиада Утын каршы алырга җыена

Иртәгә, язның беренче көнендә, 2013 елгы Казандагы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада Уты Владивостоктан Россиянең Ерак Көнчыгыш федераль округы үзәге - Хабаровск шәһәренә китерелә. Хабаровскка Универсиада Уты 26 мартка кадәр булачак, аннан ул Якутскка юл тотачак.


26.01.2013  18:45 Универсиада Уты Ерак Көнчыгыш федераль университетында

Владивостокка самолет белән китерелгән Универсиада Уты Ерак Көнчыгыш федераль университеты бинасына урнаштырылды. Тантанада "Казан 2013" Башкарма дирекциясе генераль директоры урынбасары Игорь Сивов һәм Ерак Көнчыгыш федераль университеты ректоры Сергей Иванец катнашты.


25.01.2013  18:37 Универсиада Уты Эстафетасының беренче этабы Владивостокта шәһәр кәсасен кабызу белән төгәлләнде

Владивостокның гаҗәеп матур җирендә - Золотой Рог янындагы күпердә Казанда узачак 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасы Утының шәһәр кәсасен кабыздылар. Бөтендөнья студентлар уеннары факелын кәса янына Ерак Көнчыгыш федераль университеты студенты Татьяна Зубарева китерде. Тантана Казан белән Владивосток арасындагы телекүпер белән төгәлләнде.


25.01.2013  18:34 2013 елгы Универсиада Уты Эстафетасының Россия этабы башланды

25 январьда, Россия студентлар көнендә, Владивостокта Казанда узачак 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасы Уты Эстафетасының Россиядәге этабы старт алды. Владивостоктан Эстафетаны "Россия 24" каналы турыдан-туры трансляцияли.


24.01.2013  18:31 Ут Эстафетасын "Россия 24" каналында турыдан-туры эфирда күрсәтәчәкләр

2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасы Уты Эстафетасы старт алганын бөтен ил халкы турыдан-туры эфирдан карый алачак. Аны 25 январьда Владивостоктан "Россия 24" телеканалы турыдан-туры трансляцияләчәк.


24.01.2013  18:27 Универсиада Уты Россиягә килеп җитте

24 январьда XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада Уты һава юлы белән Владивостокка килеп җитте. “Седов” җилкәнле көймәсе командасы вәкиле Универсиаданың рәсми партнеры - Аэрофлот компаниясе рейсы белән Кневичи аэропортына Утны китереп җиткерде.