Яңалыклар

13.05.2013  18:36 Универсиада Уты Россия буйлап поездда сәяхәт итәчәк

13 майда 2013 елгы XXVII Бѳтендѳнья җәйге Универсиада Уты Эстафетасы поезды Россия шәһәрләре буйлап сәяхәткә чыкты. Хәзер шәһәрләр арасы кыскарачак — Ут һәр шәһәрдә берничә кѳнгә генә тукталачак, ә аннары яңа урынга күчәчәк.


09.05.2013  14:01 Универсиада Утын Волгоград урамнары буйлап алып бардылар

Волгоградта XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада Уты Эстафетасы төгәлләнде. Универсиада Уты Эстафетасының Волгоград этабы спортсараенда ут касәсе кабызу белән тәмамланды. Аны гандбол буенча халыкара уеннарда катнашучы, Универсиада призеры Сергей Матушкин кабызды.


09.05.2013  11:15 Волгоградта 2013 елгы Универсиада Уты Эстафетасы старт алды

Бөтен ил Бөек Ватан сугышында җиңүнең 68 еллыгын бәйрәм иткән көнне XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада Уты Эстафетасын герой-шәһәр - Волгоград кабул итеп алды. Утны Волгоград урамнары һәм проспектлары буенча төбәкнең иң яхшы 40 студенты алып бара. Волгоградтагы Ут Эстафетасы 9 майда Җиңү парады тәмамлангач ук башланды. Факелны саклаучылар – Себер федераль университеты студентлары аны Волгоград өлкәсе губернаторы Сергей Боженовка тапшырды, ул тантанага җыюлучылар алдында котлау сүзе белән чыгыш ясады.


08.05.2013  19:32 Универсиада Уты Герой-шәһәр Волгоградка килеп җитте

8 майда Волгоград үз җирендә XXVII Бөтендөнья студентлар Уеннары Утын кабул иттеп алды. Бирегә Ут Красноярсктан килде. Утны Волгоград аэропортында каршы алдылар. Герой-шәһәргә Утны тапшыру бәхете 21 яшьлек Себер федераль университеты студенты Александр Потапенкога елмайды. Ул шулай ук журналистларның сорауларына да җавап бирде.


07.05.2013  11:44 Волгоград Универсиада Уты Эстафетасын Җиңү көнендә кабул итә

9 майда, бөтен ил Бөек Ватан сугышында җиңүнең 68 еллыгын бәйрәм иткән көнне XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада Уты Эстафетасын герой-шәһәр - Волгоград кабул итеп алачак. Ул 2013 елгы Бөтендөнья студентлар Уеннары Уты Эстафетасын кабул итүче бишенче шәһәр.


20.04.2013  14:37 Красноярск - Универсиада Уты Эстафетасын каршы алучы дүртенче шәһәр

20 апрельдә Красноярск кабул итеп алган XXVII Бөтендөнья студентлар Уты эстафетасы 2019 елда узачак кышкы Универсиада уздыруга заявка биргән шәһәр өчен үзенчәлекле вакыйга булды.


20.04.2013  10:47 Красноярск Универсиада Утын каршы алды

Красноярскта Универсиада Уты Эстафетасы Красноярск Дәүләт медицина университеты диварлары янында башланды.


18.04.2013  16:03 Универсиада Уты Эстафетасы Красноярскка юл тота

ХХVII Бөтендөнья җәйге Универсиада Уты Эстафетасы тантанасы 17 апрельдә Төньяк-Көнчыгыш федераль университетында узды һәм өч атна дәвамында Ут анда сакланды. Исегезгә төшерәбез, Ут Якутскка 28 мартта килде. Саха (Якутия) республикасында булган чорда Утны 35 меңнән артык кеше күрү бәхетенә иреште.


28.03.2013  12:48 Универсиада Уты Олонхога килеп җитте

XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадага 100 көн вакыт калуны иң беренчеләрдән булып Якутск халкы бәйрәм итте. Анда бүген Ут Эстафетасы килеп җитте. Сәламәт яшәү рәвеше алып бару милли идеягә әверелгән шәһәрдә Ут Эстафетасында студентлар, шәһәр халкы, Уеннарны оештыручылар һәм факел йөртүчеләр катнашты.


28.03.2013  07:56 Олег Матыцин: "Универсиада Уты Эстафетасы традициягә әверелә"

28 мартта, Казандагы 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадага 100 көн кала, Якутскта Ут Эстафетасының Россиядә өченче этабы башланды. Бүген анда шул нисбәттә матбугат конференциясе оештырылды. Анда чараны оештыручылар башкарылган эшләр, Эстафета маршруты һәм башкалар турында сөйләделәр.