Яңалыклар

03.06.2013  18:45 Россия йѳрәгендә Универсиада Уты кабынды

Универсиаданың төп символы, йѳз меңнәрчә километр юл үтеп, Җир шарының 5 контитентын күреп, дѳньяның дистәләгән шәһәрен артта калдырып, ниһаять, XXVII Бѳтендѳнья студентлар Уеннары узачак илнең башкаласы Мәскәүгә килде. 40 факелчы — алар арасында шәһәрнең иң яхшы студентлары, Универсиада Илчеләре, Олимпия чемпионнары, Параолимпия Уеннарында җиңүчеләр, волонтерлар һәм шулай ук Бѳтендѳнья студентлар Уеннарының партнерлары вәкилләре бар — Мәскәүдә Уеннарның Ут касәсен кабызу ѳчен, Универсиада Утын Россия башкаласы урамнары һәм мәйданнары буйлап йѳрттеләр.


03.06.2013  09:50 Универсиада Уты Эстафетасы Россия башкаласына килеп җитте

2 июньдә Универсиада Утын Мәскәү сәламләде. Ут Эстафетасының фирма поезды Курск вокзалына килде, монда Бѳтендѳнья студентлар Уеннарының төп символын мәскәүлеләр фанфаралар тавышы астында бик җылы каршы алдылар.


01.06.2013  18:09 Владимир Универсиада Уты Эстафетасының Россия этабында уналтынчы шәһәр булды

1 июньдә, Балаларны яклау көнендә, Россиянең Алтын боҗрасы шәһәрләреннән берсе студентлар Уеннарының төп символын кабул итте: Владимир Универсиада Утын бик кунакчыл каршы алды. Ут Эстафетасында 36 факелчы катнашты.


31.05.2013  18:54 Балаларны яклау көнендә Универсиада Уты Владимирга киләчәк

1 июньдә XXVII Бөтендөнья студентлар Уеннары Утын Владимир халкы каршы алачак. 36 факелчы Бөтендөнья студентлар Уеннарының төп символын Ут Эстафетасының Россия этабындагы 16 нчы шәһәр булган Владимир урамнарында йөртәчәк.


29.05.2013  17:01 Универсиада Уты ялкыннары Нева буендагы каланы яктыртты

29 майда XXVII Бөтендөнья студентлар Уеннары Утын Россиянең Төньяк башкаласы — Санкт-Петербург халкы каршылады. Бу шәһәр Ут Эстафетасының Россия этабында 15 нче кала булды. Бөтендөнья студентлар Уеннарының төп символын Нева буе шәһәре урамнары һәм мәйданнары буйлап 32 факелчы күтәреп йөртте.


26.05.2013  17:36 Ростов-на-Дону Универсиада Утын каршы алды

Көньяк федераль округы Үзәге XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада Утын каршы алды: 26 майда Универсиаданың төп символы Ростов-на-Донуга килеп җитте. хәзер студентлар үз күзләре белән Көньяк федераль университетта дөньякүләм студентлар спорты символын күрү бәхетенә ирешәчәк.


25.05.2013  22:37 2014 елгы кышкы Олимпия Уеннары башкаласы Универсиада Утын каршылады

25 майда кышкы Олимпия Уеннары башкаласы халкы Бөтендөнья студентлар Уеннарының төп символы — Универсиада Утын каршылады. Сочилылар Ут Эстафетасы командасын бик җылы сәламләделәр: Утны алкышлар, җырлар, ипи-тоз белән каршы алдылар. Универсиада Уты курорт калага Пятигорсктан фирма поездында килде, анда Ут Эстафетасы кичә узган иде.


24.05.2013  18:08 Бөтендөнья студентлар Уеннары Уты Пятигорскны яулады

24 майда Универсиаданың төп символы Төньяк Кавказ федераль округы башкаласында булды: Пятигорск Универсиада Утын нәкъ көньяктагыча — җылы каршы алды. Пятигорсктагы бар маршрут дәвамында шәһәрнең меңнәрчә халкы һәм кунаклары Бөтендөнья студентлар Уеннарының төп символын алкышлар белән озата барды.


24.05.2013  14:41 Казан урамнары буйлап Универсиада Утын күтәреп уз!

Татарстан халкы 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада Уты Эстафетасының Казан этабында факелчы булу мөмкинлеге алачак. 24 майда #ЯФакелоносец конкурсы башлану турында “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгындагы матбугат конференциясендә “Казан 2013” Башкарма дирекциясе” коммерцияле булмаган автоном оешмасы генераль директоры Владимир Леонов белдерде.


23.05.2013  19:06 Ставрополь халкы Универсиада Утын кунакчыл каршы алды

23 майда Бѳтендѳнья студентлар Уеннарының төп символы Универсиада Уты Эстафетасының Россия этабындагы тәүге көньяк кала — Ставропольгә килде.