Яңалыклар

14.06.2013  21:34 Бөтендөнья студентлар Уеннары Уты Саратовка килеп җитте

Бөтендөнья студентлар Уеннарының төп символы Россия буйлап зур сәяхәтен дәвам итә: 14 июньдә Универсиада Утын Саратов халкы каршы алды. Саратовлылар Ут Эстафетасы командасын халык җырлары, халыклар дуслыгы биюе һәм кабарып пешкән зур түгәрәк ипи белән сәламләделәр.


13.06.2013  16:45 Пенза халкы Универсиада Утын каршы алды

XXVII Бөтендөнья җәйге студентлар Уеннары Уты 13 июнь көнне эстафетаның Россиядәге этабында 26нчы шәһәргә килеп җитте: Универсиаданың төп символын Пенза халкы каршы алды. Бөтендөнья студентлар Уеннарының төп символын 48 факелчы шәһәр урамнары һәм мәйданнары буенча йөртте.


12.06.2013  16:07 Россия көнендә Саранскта Универсиада Уты касәсе кабынды

Универсиаданың төп символын 12 июньдә Мордовия Республикасы башкаласы — Саранск халкы каршы алды. Универсиада Утының Саранскка килүе берьюлы ике зур бәйрәм — Россия көне һәм Мордовия башкаласы көне белән туры килде. Ут Эстафетасының бар маршруты дәвамында факелчыларны меңләгән кеше сәламләде, ә 700 кеше катнашындагы бию флешмобы бәйрәмнең бик якты, матур йомгагы булды.


11.06.2013  18:52 Универсиада Уты барабан тавышы астында Ульяновскка килде

11 июньдә XXVII Бөтендөнья студентлар Уеннары Уты Россиядәге Ут Эстафетасы маршрутында чираттагы кала — Ульяновскка килде. Монда Универсиада символын дәртле барабан тавышы астында ипи-тоз белән каршы алдылар.


10.06.2013  19:20 Чебоксар - Универсиада Уты Эстафетасының Россия этабында 23 нче шәһәр

10 июньдә Универсиаданың төп символы чуваш җиренә җитте: әле кичә генә Мари Иле башкаласы Йошкар-Олада булган XXVII Бөтендөнья җәйге студентлар Уеннары Утын бүген чебоксарлылар каршы алды. 40 факел йөртүче Чувашия башкаласы урамнарын әйләнде. Чебоксар Россия этабында Ут Эстафетасын кабул иткән егерме өченче шәһәр булды.


09.06.2013  17:45 Марий Эл башкаласы Универсиада Уты эстафетасын каршы алды

9 июньдә Марий Эл Республикасы башкаласының меңләгән халкы Бөтендөнья студентлар Уеннары символы - Универсиада Утын каршы алды. Йошкар Ола эстафетаның Россия этабындагы егерме икенче шәһәр. 28 факел йөртүче Бөтендөнья студентлар Уеннары символын Марий Эл башкаласының урамнары һәм мәйданнары аша үткәрде һәм Йошкар Олада Универсиада Утын кабызды.


08.06.2013  20:01 Түбән Новгородта Универсиада Утын каршы алдылар

8 июньдә Түбән Новгород үзендә XXVII Бөтендөнья студентлар Уеннары символын Универсиада утын бик кунакчыл каршы алды. Түбән Новгород халкы Ут Эстафетасын каршы алуга бик иҗади якын килгәннәр. «Включи гостеприимство» дип аталган төймәгә басу белән фирма поезды пассажирлары биюләрдән, җырлардан, ут шоуыннан торган чын бәйрәмгә эләктеләр.


07.06.2013  17:09 Кировлылар Универсиаданың төп символы белән таныштылар

7 июньдә XXVII Бөтендөнья студентлар Уеннары ялкыны Универсиада Уты Эстафетасының Россия этабындагы егерменче шәһәргә – Кировка килеп җитте. Шәһәрдә яшәүче меңнәрчә халык кала урамнарында һәм мәйданнарда факел йөртүчеләрне каршылады. Универсиада Уты Эстафетасының нәтиҗәсе буларак Кировның Театр мәйданында Универсиада Уты кабынды.


06.06.2013  17:37 Ижевскта Бөтендөнья студентлар Уеннары Уты касәсе кабынды

6 июньдә, Казанда Универсиада ачылуга нәкъ бер ай кала, Бөтендөнья студентлар Уеннарының төп символын Удмуртия башкаласы — Ижевск шәһәре халкы каршылады. Ижевсклылар Универсиада Уты Эстафетасы командасын удмурт милли ризыгы — пәрәпәчләр һәм халык биюләре белән сәламләде.


05.06.2013  16:51 Пермь Универсиада Уты Эстафетасын кабул итеп алды

5 июньдә XXVII Бөтендөнья студентлар Уеннары Утын Пермь халкы каршы алды. 68 факелчы Бөтендөнья студентлар Уеннарының төп символын Пермь урамнары һәм мәйданнары буйлап йөрттеләр һәм шәһәр Эспланадасында Универсиада Уты касәсен кабыздылар.