Яңалыклар

25.06.2013  00:14 Универсиада Уты Зәй һәм Түбән Кама шәһәрләренә килеп җитте

Бөтендөнья студентлар Уеннарының төп символын Зәй һәм Түбән Кама халкы каршы алды. Җирле халык өчен Универсиада Уты Эстафетасы чын мәгънәсендә спорт һәм яшьлек бәйрәменә әверелде.


23.06.2013  23:37 Әгерҗе, Менделеевск һәм Алабуга Эстафета Утын каршы алды

Универсиада Уты Татарстан Республикасы буенча хәрәкәт итүен дәвам итә. 23 июньдә XXVII Бөтендөнья студентлары Уеннары Эстафетасы Утын кабул иткән шәһәрләр исемлегенә Әгерҗе, Менделеевск һәм Алабуга да өстәлде.


23.06.2013  08:33 Бөтендөнья Студентлар Уеннарының төп символын Татарстанның көнчыгыш районнары каршы алды

22 июньдә Татарстан Республикасының берьюлы дүрт районы – Сарман, Мөслим, Актаныш һәм Минзәлә Универсиада Утын каршы алды. Меңәрләгән кеше урамнарга чыгып Ут тамашасын сәламләде.


22.06.2013  18:01 Татарстанлылар өчен Ут Эстафетасы чын бәйрәмгә әверелде

Соңгы өч көндә Универсиада Уты Эстафетасы Татарстанның көньяк-көнчыгышындагы 9 шәһәрдә булды. Универсиада Утын Баулы, Урыссу, Бөгелмә, Азнакай, Лениногорск, Әлмәт, Сарман, Мөслим, Актанышта каршыладылар.


22.06.2013  02:25 Универсиада Утын Азнакай, Лениногрск, Әлмәт халкы каршы алды

Бөтендөнья студентлары Уеннары Татарстан Республикасы буйлап сәяхәтен дәвам итә. 22 июньдә Азнакай, Лениногорск һәм Әлмәт шәһәрләрендә яшәүчеләр бик дулкынланып Универсиада Утын каршы алды. Татарстан муниципаль районнары урамнары буйлап барлыгы 93 факел йөртүче үтте. Тарихи вакыйганы күреп калырга теләгән йөзләгән кеше Эстафетаны шат күңел белән, кул чабып каршы алды.


20.06.2013  23:59 Баулы, Уруссу һәм Бөгелмә Универсиада Утын каршы алды

20 июньдә Бөтендөнья студентлар Уены символы Татарстан Републикасы буенча сәяхәт итә башлады. Иң беренчеләрдән булып Универсиада Утын Баулы, Уруссу, Бөгелмә шәһәрләре каршы алды. Үзенчәлекле тарихи тамашаны үз күзләре белән күрергә теләгән һәркем шәһәр урамнарына агылды. Эстафета Утының төп геройлары - факел йөртүчеләрне шатланып һәм күтәренке күңел белән сәламләделәр.


19.06.2013  17:36 Татарстан Универсиада Утын каршы алды

19 июньдә Бөтендөнья студентлар Уеннарының төп символы Татарстан Республикасына килеп җитте. Бүген ике республика чигендә урнашкан Октябрьский шәһәрендә Универсиада Утын Башкортостаннан Татарстанга бирү тантанасы үтте.


18.06.2013  18:34 Уфа - Ут Эстафетасының Россия этабындагы утызынчы шәһәр

XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада Эстафетасы Уты Россия буйлап хәрәкәт итә. Уфа шәһәре Эстафета Утын утызынчы шәһәр булып кабул итте. Башкортостан Республикасына Универсиаданың төп символы килеп җитү 18 июньгә туры килде. Шәһәр урамнарыннан факел тотып йөгерүчеләрнең барысы да, ә алар 38 әү иде, Эстафетаның чын мәгънәсендә каһарманына әверелде.


16.06.2013  22:08 Европа белән Азия арасында Универсиада Уты касәсе кабынды

XXVII Бѳтендѳнья җәйге студентлар Уеннарының тѳп символы Казанга кѳннән-кѳн якыная бара. 13 июньдә Универсиада Уты Оренбург шәһәренә килде. Оренбургтагы Ут Эстафетасы үзенең зур масштаблы булуы белән аерылып торды. Илебезнең студентлар үзәкләренең берсе булган кала урамнары һәм мәйданнары буйлап 120 факелчы Утны 32000 метр күтәреп барды.


15.06.2013  22:04 Универсиада Уты Самарага килеп җитте

15 июньдә Самара халкы XXVII Бөтендөнья студентлар Уеннары Утын каршылады. Илебездәге студентлык үзәкләренең берсе булган кала урамнары һәм мәйданнары буйлап Универсиаданың төп символын 34 факелчы йөртте. Самарадагы Эстафета ахырында шәһәрнең Универсиада Уты касәсен кабыздылар.