Яңалыклар

07.07.2013  02:44

2013 елгы җәйге Универсиада Уты "Казан Арена" стадионында кабынды

2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада Уеннары Уты "Казан Арена" стадионында Уеннарны Ачу тантанасы барышында кабынды. Универсиада Утын кабызу 359 көн буе барган Универсиада Уты Эстафетасының соңгы этабы булды.

Big_221698820130707-4068-115pwf6

Утлы факелны стадион буйлап атаклы спортчылар – Универсиада Уеннары чемпионы Юрий Фуников (1961 ел) , яшьләр арасында хоккей буенча дөнья чемпионатлары призеры Наил Якупов, волейбол буенча ике тапкыр дөнья чемпионы Екатерина Гамова, чаңгы ярышы һәм биатлон буенча дүрт тапкыр Паралимпия уеннары чемпионы Ирек Зарипов һәм дзюдо буенча Олимпия уеннары чемпионы Таһир Хәйбулаев йөртте.

Казанда үткәрелә торган Универсиада  Уеннар тарихында иң зурысы, биредә 13 меңнән артык спортчы катнаша. Татарстан башкаласында 27 спорт төрендә 351 комплект медальләр уйнатылачак.

Big_221700520130707-23804-a8tnx5