Яңалыклар

05.07.2013  19:11

Универсиада уты Казанга килеп җитте

2013 елгы Универсиаданың Ут эстафетасы киңкүләмле проекты ахырына якынлаша. XXVII Бөтендөнья җәйге студентлар Уеннарының төп символы бүген Казанга килеп җитте!

Big_f51a8840

Кыйтганың 51 шәһәре  буенча  359 көн сәяхәт артта калды. Ут Уеннар илендә – Парижда кабызылган иде.

 «Седов» судносында сәяхәт иткән  транспорт колбасы 25 гыйнварда Россиягә,  Казаннан 8000 км ераклыктагы Владивосток шәһәренә  китерелде.

Бүген бөтен Россия буенча факелчылар тарафыннан күтәреп барылган һәм 30 зур шәһәрне узган  Уеннарның төп символы Универсиада авылында урнашкан Универсиада музеенда тора һәм аны кешеләр якыннан күрә алалар.

Утны самолетларда, поездларда, машиналарда, роликлы шугалакларда, мотоциклларда, чаналарда, су буйлап парусларда алып кайттылар. Болар барысы да бөтен дөньяның миллионлаган студентларының йөрәкләрен яктырту өчен эшләнде!

Big_dsc_9225

Уникаль  металл колба аркасында Ут шушы озын юлда бер мизгелгә дә сүнмәде.

«Һәр шәһәрдә безне үзләренчә, җирле гореф-гадәтләр буенча җылы каршы алдылар», -дип сөйләде факел йөртүче Владимир.

Бигеле ки, мондый озын сәяхәт – бик авыр сынау. Юл карлы буранда да, коеп яңгыр яуганда да дәвам итте, әмма Владимир әйтүенчә,  аңа һәм маршрутта  башка катнашучыларга көчне һәм рухны Казанда узачак Универсиада кебек  гаҗәеп зур вакыйгада  катнашу хисе бирде.

Ут үз сәяхәтен иртәгә, 6 июльдә, «Казан  Арена» стадионында тәмамлаячак. Анда 21.30 сәгатьтә XXVII Бөтендөнья  җәйге студентлар Уеннарын ачу тантанасы башланачак.