Яңалыклар

02.07.2013  10:13

Универсиада Уты Алексеевский, Базарлы Матак һәм Болгар халкы йѳрәгендә кабынды

Июльнең беренче кѳнендә Бѳтендѳнья студентлар Уеннарының тѳп символы Татарстан Республикасының ѳч муниципаль районында булырга ѳлгерде: Алексеевский, Базарлы Матак һәм Болгар халкы Универсиада Утын алкышлар белән сәламләде. Бѳтендѳнья студентлар Уеннары Утын әлеге ѳч торак пункт урамнары буйлап, гомумән алганда, 63 факелчы күтәреп барды.

Big_gum-6191

Алексеевскийдагы Ут Эстафетасы спорт комплексы каршындагы мәйданда старт алды. Маршрутның озынлыгы якынча 3000 метр тәшкил итте.

«Бүген Алексеевский халкы искиткеч зур вакыйга — Универсиада Уты Эстафетасында катнаша. Универсиада Уты илебезгә икенче тапкыр килә һәм шунысы куанычлы, Бѳтендѳнья студентлар Уеннарының тѳп символы бүген Алексеевский җиренә килде. Спортчыларга җиңүләр телим, мѳмкин кадәр күбрәк медаль Россиядә калсын!» — дип ассызыклады Алексеевский муниципаль районы башлыгы Владимир Козонков.

Ут Эстафетасын икенче булып кабул иткән Базарлы Матакта районның 14 кешесе факел йѳртүче булды. Факелчылар арасында — студентлар, спортчылар, волонтерлар, район хакимияте һәм Универсиаданың партнер компанияләре вәкилләре. Ут Эстафетасы старты «Алинә» универсаль спорт залы каршындагы мәйданда булды, монда беренче факел кабызылды. Эстафета Мәңгелек Ут янында тѳгәлләнде.

«Бѳтен дѳньяны урап чыккан Универсиада Утының бүген Базарлы Матакта булуы белән  горурлану хисе тулып аша миндә. Аны оештыручыларга бик зур рәхмәт», — дип билгеләп узды Әлки муниципаль районы башлыгы Фердинат Дәүләтшин.

Болгардагы Ут Эстафетасы тарихи тыюлыкта башланды. Районның 29 кешесе факел йѳртүче булдылар. Алар факелны кулда күтәреп кенә түгел, каретада да, атлар озатып барган квадроциклда да йѳрттеләр. Мактаулы хокук — шәһәрнең Ут касәсен кабызу хокукы Спас муниципаль районы башлыгы Камил Нугаевка бирелде.

“Илебездә Универсиада кабул итә алырдай шәһәрләр күп, тик мондый хокукны нәкъ менә Казан яулады.Ут Эстафетасын кабул итү — районыбыз ѳчен бик зур дәрәҗә», — дип ассызыклады Спас муниципаль районы башлыгы Камил Нугаев.

ТР Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев Бѳтендѳнья студентлар Уеннарын уздыруга әзерләнгәндә керткән хезмәтләре ѳчен Спас районы һәм Болгар халкына рәхмәт белдерде һәм сәламәтлек, уңышлар, спорт җиңүләре теләде.

Универсиада Уты юл тоткан чираттагы район үзәкләре Тәтеш, Иске Чүпрәле һәм Буа булачак. Аларга Бѳтендѳнья студентлар Уеннарының тѳп символы 2 июльдә киләчәк.

Исегезгә төшерәбез, Ут иң беренче тапкыр 1923 елда Сорбонна Париж университетында  элдерелгән иде. Шулай итеп беренче тапкыр Халыкара студентларның спорт Уеннарына нигез салынган иде. Универсиада Утының «Седов» исемле җилкәнле көймәдә җир шары тирәли сәяхәте дә тарихи истәлек булып калды. Дөньяда иң эре җилкәнле көймәләр ярышы вакытында Ут курсантлар командасына - Универсиада Утын саклаучыларга тапшырылган иде. Янып торган факел  җилкәнле көймәдә 45 мең  диңгез милен үтеп  бөтендөньяга күренекле сәяхәтчеләр  маршрутын кабатлады.

25 гыйнварда, Россия студентлар кѳнендә, Универсиада Уты Эстафетасының Россия этабы старт алды. Кѳнчыгыштан Кѳнбатышка таба күчә килеп, Универсиада Уты Россиянең иң зур 30 студентлык үзәгендә кунак була. Эстафета юлы Хабаровск, Якутск, Красноярск, Волгоград, Новосибирск, Төмән, Екатеринбург, Калининград һәм Архангельск, Ставрополь, Пятигорск, Сочи, Ростов-на-Дону, Санкт-Петербург, Владимир, Мәскәү, Пермь, Ижевск, Киров, Түбән Новгород, Йошкар-Ола, Чебоксар, Ульяновск, Саранск, Пенза, Саратов, Самара, Оренбург һәм Уфа аша уза. Аннары Эстафета Татарстан Республикасының 43 муниципаль берәмлегендә сәяхәт ясаячак. Ул 2013 елның 6 июлендә Казанда XXVII Бѳтендѳнья җәйге Универсиаданың ачылуы белән тѳгәлләнәчәк. 2013 кеше Эстафетаның факел йѳртүчесе булачак. 

Универсиада Уты Эстафетасы партнерлары:

«Хендэ Мотор СНГ” компаниясе – Казанда узачак 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада генераль партнеры. «Хендэ Мотор СНГ” компаниясе  - Россия Федерациясе территориясендә Көньяк Кореянең  Hyundai автомобильләре дистрибьютеры. Бүгенге көндә компания Россиядә эре диллер челтәрләренең берсенә ия. Ул бөтен ил буенча 140 тан артык автосалонны үз эченә ала.

“МегаФон” ААҖ - Казанда узачак 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада һәм Унтверсиада Уты Эстафетасы генераль партнеры. “МегаФон” Россиянең әйдәп баручы универсаль элемтә операторларының берсе. Компания Россиянең телекоммунацияләр базарының барлык сегментларында да эшли. “МегаФон” Россиянең барлык төбәкләрендә дә үз челтәрен булдыручы беренче оператор. 

“Хендэ Мотор СНГ” компаниясе - Казанда узачак 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасының генераль партнеры. “Хендэ Мотор СНГ” компаниясе – Россия Федерациясе территориясендә Көньяк Кореянең Hyundai автомобильләре экскюзив дистрибьютеры. Бүгенге көндә компания Россиядә ил буенча 140 тан артык автосалоннарны үз эченә алган эре дилер челтәренә ия.

“Кока-Кола ЭйчБиСи Евразия” ҖЧҖ - Казанда узачак 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасының рәсми партнеры. “Кока-Кола” системасы бик күп еллар дәвамында дөньядагы спорт чараларының парнеры булуын дәвам итә һәм дөнья күләмендә физик культураны һәм сәламәт яшәү рәвеше алып баруны популялаштыру белән шөгыльләнә.

“СОГАЗ” җәмгыяте - Казанда узачак 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасының рәсми партнеры. Универсиаданың рәсми иминиятчесе – СОГАЗ иминият төркеме: “Бары тик спорт ярышларында җиңү турында гына уйлагыз, калганы иминиятләштерелгән!”

“Аэрофлот” - Казанда узачак 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасының рәсми партнеры. Ул 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада вакытында рәсми авиайөртүче статусына да ия. Моннан тыш, Аэрофлот компаниясе - Универсиада Уты Эстафетасы партнеры да.

“Форвард” ҖЧҖ (FORWARD спорт киемнәре) - Казанда узачак 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасының рәсми поставщигы, Универсиада Уты Эстафетасы партнеры. FORWARD спорт киемнәре – сыйфат, динамика һәм комфорт!

“Эшлекле линияләр” компаниясе - XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиаданың Эстафета Уты  партнеры.  “Эшлекле линияләр” эре һәм вак йөк ташу  белән шөгыльләнә. Иң мөһиме йөк китерү өчен автомобиль транспоты да,  тимер юл, һава юлы аша да җайга салынган. Хәтта еврофуралар белән дә йөк ташу мөмкинлеге бар. Йөкне китерүнең географиясе киң кырлы. Россиянең, Белорусиянең, Казахстанның  мең ярымнан артык шәһәрләрендә әлеге хезмәт күрсәтелә. «Эшлекле линияләр» терминаллары йөк китерүне дә, “ишектән-ишеккә”, ягъни төгәл адрес буенча фатирга да, оешмага да алып баруны  башкара. Шулай ук эре габаритлы йөкләрне китерүдә махсус мөмкинлекләр каралган һәм әлбәттә кече габаритлы йөкне дә, документлар җиткерү хезмәте дә бар. Шуның өстәвенә, йөкне саклау хезмәте дә күрсәтелә, Мәскәү белән Санкт-Петербург арасында йөкне тизләтелгән экспресс рәвешендә дә  җибәрергә мөмкин. “Эшлекле линияләр” транспорт-экспедитор компаниясе - заманча логистик технологияләр куллану барабәренә Россия йөк ташу һәм тарату базарында иң алдынгы урында. Компаниянең җәмгысе 50 000 кулланучысы бар. Терминаллар челтәре үзәкләре Россия буенча туксаннан артык бүлекчәне тәшкил итә. “Эшлекле линияләр” – Сезне уңышка китерәчәк иң кыска юл!