Яңалыклар

30.06.2013  22:39

Универсиада Уты Эстафетасы Теләче һәм Лаешка килеп җитте

30 июнь көнне Универсиаданың төп символын Татарстанның Теләче һәм Лаеш муниципаль районнары каршы алды.

Теләчедә Универсиада Уты Эстафетасы "Батыр" спорт комплексы каршындагы мәйданда старт алды. Спорт һәм яшьләр бәйрәмендә районның йөзләгән халкы катнашты. Теләченең 12 кешесе факелчы булу бәхетенә иреште.  Универсиада Утының Теләчедәге сәяхәте Үзәк паркта тәмамланды. Бөтендөнья студентлар Уеннары Эстафетасының мәртәбәле кунагы һәм факелчысы  - Татарстан Республикасының хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин булды.

"Бүген безнең районда зур бәйрәм! Дистәләгән шәһәр аша йөз меңләп чакрым үткән Универсиада Утын кулымда тотып торам. Ә иң зур куанычыбыз, Универсиадада безнең район вәкиле - Илдар Гыйниятуллин дә катнашачак",- дип белдерде Теләче муниципаль районы башлыгы Илдус Зарипов.

Big_gum-4976

"Башкалабызда үтәчәк Бөтендөнья студентлар Уеннарын уздыруга сезнең тырыш хезмәтегезнең өлеше дә кергән. Ихластан рәхмәтемне белдерәм! Бөтендөнья студентлар Уеннарында актив катнашуга чакырам. Казан бик күпләрнең тырышлыгы нәтиҗәсендә, шул исәптән сезнең дә хөрмәтле теләчелеләр,  планетабызның төрле почмакларыннан меңләгән спортчыларны кабул итәчәк", - дип ассызыклады Айрат Шәфигуллин.

Лаешта Универсиада Уты Эстафетасы Державин исемендәге мәйданда башланды. Чараның мәртәбәле кунагы  буларак "Казан Кремле" музей-тыюлыгы директоры Зилә Вәлиева катнашты. Эстафета Лаешның үзәк мәйданында Ут касәсен кабызу белән тәмамланды. Бу мәртәбәле эшне башкару хокукы Эстафетаны йомгаклаган факелчы, спорт мастеры, дөнья чемпионы Елена Михайлова һәм Лаеш муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьевка тапшырылды.

Big_gum-5608

Михаил Афанасьев үз чыгышында район халкын бәйрәм белән тәбрикләде, Универсиада Уты Эстафетасы Лаеш халкы өчен тарихи вакыйга булуын билгеләп үтте. Шулай ук, республика җитәкчелегенә, Бөтендөнья студентлар Уеннарының төп символын күрү мөмкинлеге биргәннәре өчен рәхмәтен җиткерде.

"Универсиада Уты Эстафетасы - ул дөньякүләм мөһим вакыйга. Бөтендөнья студентлар Уеннары тарихында, нәкъ менә Казан оештыру комитеты  тәкъдиме белән Эстафета беренче тапкыр үткәрелә, - дип билгеләп үтте Зилә Вәлиева.  - Универсиада Уты йөз меңләп чакрым үтте һәм бик тиздән ул Казанга килеп җитәчәк. Халыкара спорт чарасы - Универсиада башланырга санаулы көннәр генә калды. Барыгызны да бәйрәм белән!"

1 июльдә Универсиада Уты Эстафетасын Татарстанның Алексеевск, Базарлы Матак һәм Болгар районнары кабул итә.

Исегезгә төшерәбез, Ут иң беренче тапкыр 1923 елда Сорбонна Париж университетында  элдерелгән иде. Шулай итеп беренче тапкыр Халыкара студентларның спорт Уеннарына нигез салынган иде. Универсиада Утының «Седов» исемле җилкәнле көймәдә җир шары тирәли сәяхәте дә тарихи истәлек булып калды. Дөньяда иң эре җилкәнле көймәләр ярышы вакытында Ут курсантлар командасына - Универсиада Утын саклаучыларга тапшырылган иде. Янып торган факел  җилкәнле көймәдә 45 мең  диңгез милен үтеп  бөтендөньяга күренекле сәяхәтчеләр  маршрутын кабатлады.

25 гыйнварда, Россия студентлар кѳнендә, Универсиада Уты Эстафетасының Россия этабы старт алды. Кѳнчыгыштан Кѳнбатышка таба күчә килеп, Универсиада Уты Россиянең иң зур 30 студентлык үзәгендә кунак була. Эстафета юлы Хабаровск, Якутск, Красноярск, Волгоград, Новосибирск, Төмән, Екатеринбург, Калининград һәм Архангельск, Ставрополь, Пятигорск, Сочи, Ростов-на-Дону, Санкт-Петербург, Владимир, Мәскәү, Пермь, Ижевск, Киров, Түбән Новгород, Йошкар-Ола, Чебоксар, Ульяновск, Саранск, Пенза, Саратов, Самара, Оренбург һәм Уфа аша уза. Аннары Эстафета Татарстан Республикасының 43 муниципаль берәмлегендә сәяхәт ясаячак. Ул 2013 елның 6 июлендә Казанда XXVII Бѳтендѳнья җәйге Универсиаданың ачылуы белән тѳгәлләнәчәк. 2013 кеше Эстафетаның факел йѳртүчесе булачак. 

Универсиада Уты Эстафетасы партнерлары:

«Хендэ Мотор СНГ” компаниясе – Казанда узачак 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада генераль партнеры. «Хендэ Мотор СНГ” компаниясе  - Россия Федерациясе территориясендә Көньяк Кореянең  Hyundai автомобильләре дистрибьютеры. Бүгенге көндә компания Россиядә эре диллер челтәрләренең берсенә ия. Ул бөтен ил буенча 140 тан артык автосалонны үз эченә ала.

“МегаФон” ААҖ - Казанда узачак 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада һәм Унтверсиада Уты Эстафетасы генераль партнеры. “МегаФон” Россиянең әйдәп баручы универсаль элемтә операторларының берсе. Компания Россиянең телекоммунацияләр базарының барлык сегментларында да эшли. “МегаФон” Россиянең барлык төбәкләрендә дә үз челтәрен булдыручы беренче оператор. 

“Хендэ Мотор СНГ” компаниясе - Казанда узачак 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасының генераль партнеры. “Хендэ Мотор СНГ” компаниясе – Россия Федерациясе территориясендә Көньяк Кореянең Hyundai автомобильләре экскюзив дистрибьютеры. Бүгенге көндә компания Россиядә ил буенча 140 тан артык автосалоннарны үз эченә алган эре дилер челтәренә ия.

“Кока-Кола ЭйчБиСи Евразия” ҖЧҖ - Казанда узачак 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасының рәсми партнеры. “Кока-Кола” системасы бик күп еллар дәвамында дөньядагы спорт чараларының парнеры булуын дәвам итә һәм дөнья күләмендә физик культураны һәм сәламәт яшәү рәвеше алып баруны популялаштыру белән шөгыльләнә.

“СОГАЗ” җәмгыяте - Казанда узачак 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасының рәсми партнеры. Универсиаданың рәсми иминиятчесе – СОГАЗ иминият төркеме: “Бары тик спорт ярышларында җиңү турында гына уйлагыз, калганы иминиятләштерелгән!”

“Аэрофлот” - Казанда узачак 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасының рәсми партнеры. Ул 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада вакытында рәсми авиайөртүче статусына да ия. Моннан тыш, Аэрофлот компаниясе - Универсиада Уты Эстафетасы партнеры да.

“Форвард” ҖЧҖ (FORWARD спорт киемнәре) - Казанда узачак 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасының рәсми поставщигы, Универсиада Уты Эстафетасы партнеры. FORWARD спорт киемнәре – сыйфат, динамика һәм комфорт!

“Эшлекле линияләр” компаниясе - XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиаданың Эстафета Уты  партнеры.  “Эшлекле линияләр” эре һәм вак йөк ташу  белән шөгыльләнә. Иң мөһиме йөк китерү өчен автомобиль транспоты да,  тимер юл, һава юлы аша да җайга салынган. Хәтта еврофуралар белән дә йөк ташу мөмкинлеге бар. Йөкне китерүнең географиясе киң кырлы. Россиянең, Белорусиянең, Казахстанның  мең ярымнан артык шәһәрләрендә әлеге хезмәт күрсәтелә. «Эшлекле линияләр» терминаллары йөк китерүне дә, “ишектән-ишеккә”, ягъни төгәл адрес буенча фатирга да, оешмага да алып баруны  башкара. Шулай ук эре габаритлы йөкләрне китерүдә махсус мөмкинлекләр каралган һәм әлбәттә кече габаритлы йөкне дә, документлар җиткерү хезмәте дә бар. Шуның өстәвенә, йөкне саклау хезмәте дә күрсәтелә, Мәскәү белән Санкт-Петербург арасында йөкне тизләтелгән экспресс рәвешендә дә  җибәрергә мөмкин. “Эшлекле линияләр” транспорт-экспедитор компаниясе - заманча логистик технологияләр куллану барабәренә Россия йөк ташу һәм тарату базарында иң алдынгы урында. Компаниянең җәмгысе 50 000 кулланучысы бар. Терминаллар челтәре үзәкләре Россия буенча туксаннан артык бүлекчәне тәшкил итә. “Эшлекле линияләр” – Сезне уңышка китерәчәк иң кыска юл!