Яңалыклар

30.06.2013  10:39

Универсиада Уты Олы Әтнә, Биектау һәм Питрәчтә булды

Татарстан муниципаль районнарының инде яртысыннан күбрәгендә булырга өлгергән Универсиаданың төп символы 29 июньдә республиканың өч торак пункты — Олы Әтнә, Биектау һәм Питрәч халкын сөендерде.

Big_gum-3439

XXVII Бөтендөнья студентлар Уеннары Утын Олы Әтнәнең йөзләгән кешесе алкышлар һәм шат йөзләр белән каршылады. Универсиада Утын авыл урамнары буйлап күтәреп узу хокукына барлыгы 10 кеше ия булды. Эстафета Габдулла Тукай исемендәге Әтнә драма театры каршындагы мәйданда тәмамланды, монда район җитәкчелегенә Ут Эстафетасының бүләк факелы тапшырылды. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Айрат Әгъзәмов Олы Әтнәдәге Эстафетаның хөрмәтле кунагы булды.

“Бүген безнең районда барган вакыйганы сез әле киләчәк буыннарга да сөйләячәксез, — дип ассызыклады Айрат Әгъзәмов. — Тиздән Татарстан башкаласына бар дөньядан спортчылар киләчәк. Үзенең кунакчыллыгы белән дан тоткан Казан кунаклар күңеленә хуш килер дип уйлыйм.”

Биектауда Ут Эстафетасы маршруты 2000 метр тәшкил итте. Эстафета Җиңү паркында тәмамланды. 12 факелчы Биектаудагы Ут Эстафетасының төп геройлары булды.

Big_gum-3932

“6-17 июль көннәрендә Казанда узачак Универсиада Утын бүген без кабул итәбез. Россия җыелма командасы составында районыбыз вәкиле — Россия чемпионы Нәфис Минибаев булу безнең өчен аеруча куанычлы. Спортчыларга югары спорт үрләрен яулауларын телим!” — дип билгеләп узды Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин.

Питрәчтәге Ут Эстафетасы Боз сарае каршындагы мәйданда старт алды һәм Балалар шәһәрчегендә тәмамланды. 11 факелчы Питрәчнең Ут касәсен кабызу өчен Универсиада Утын район үзәге буйлап йөртеп чыкты. Касәгә ут кабызу хокукы кул көрәше спорты буенча Россия спорт мастеры Әлфия Рафиковага бирелде. Тантаналарда шулай ук РФ Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Идарәсе башлыгы урынбасары Эдуард Гәрәев тә катнашты.

Big_gum-4573

“Без сезнең белән Бөтендөнья студентлар Уеннары Утын каршыладык, һәм бу чын-чынлап тарихи вакыйга, — дип ассызыклады Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең ТКХ һәм төзелеш буенча урынбасары Азат Вәлиуллин. — Безгә ышаныч күрсәткәннәре, районыбыз халкына да Универсиаданың төп символын тотып карау мөмкинлеген  биргәннәре өчен мин республика җитәкчелегенә рәхмәт белдерергә телим”.

“Мин сезне Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән сәламләвемә шатмын. Планетабыз буйлап бик зур юл узган Универсиада Утының Питрәч җиренә килүе бик куанычлы, — дип билгеләп үтте РФ Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Идарәсе башлыгы урынбасары Эдуард Гәрәев. — Бүгенге вакыйга сезне сәламәт тормыш рәвеше алып барырга омтылуда тагын да ныграк берләштерер дип өметләнәм. Сезгә саулык һәм уңышлар телим!”

Шунысын да искәртеп китик: Татарстан Республикасында Ут Эстафетасын кабул иткән һәр шәһәр һәм һәр район җитәкчелегенә Уеннарның истәлекле факелы бүләк ителә.

Ут Эстафетасының Татарстан Республикасындагы маршрутында чираттагы районнар Теләче һәм Лаеш булачак: монда Универсиада Уты 30 июньдә киләчәк.

Искә төшерик, Утны Парижның Сорбонна университетында кабыздылар, монда 1923 елда тарихта беренче тапкыр Халыкара студентлар спорт Уеннары уздырылган булган. Дѳньядагы иң зур барка — «Седов» җилкәнле корабында Универсиада Утының дѳнья тирәли сәяхәт кылуы бер тарихи вакыйга булды. 15 июльдә дөньядагы иң зур җилкәнле регата вакытында Ут курсантлар командасы — Универсиада Уты сакчыларына тапшырылды. Факеллы барка 45 мең диңгез миле узды һәм тарихта билгеле бөек сәяхәтчеләрнең маршрутын кабатлады.

25 гыйнварда, Россия студентлар кѳнендә, Универсиада Уты Эстафетасының Россия этабы старт алды. Кѳнчыгыштан Кѳнбатышка таба күчә килеп, Универсиада Уты Россиянең иң зур 30 студентлык үзәгендә кунак була. Эстафета юлы Хабаровск, Якутск, Красноярск, Волгоград, Новосибирск, Төмән, Екатеринбург, Калининград һәм Архангельск, Ставрополь, Пятигорск, Сочи, Ростов-на-Дону, Санкт-Петербург, Владимир, Мәскәү, Пермь, Ижевск, Киров, Түбән Новгород, Йошкар-Ола, Чебоксар, Ульяновск, Саранск, Пенза, Саратов, Самара, Оренбург һәм Уфа аша уза. Аннары Эстафета Татарстан Республикасының 43 муниципаль берәмлегендә сәяхәт ясаячак. Ул 2013 елның 6 июлендә Казанда XXVII Бѳтендѳнья җәйге Универсиаданың ачылуы белән тѳгәлләнәчәк. 2013 кеше Эстафетаның факел йѳртүчесе булачак. 

Универсиада Уты Эстафетасы партнерлары:

«Хендэ Мотор СНГ” компаниясе – Казанда узачак 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада генераль партнеры. «Хендэ Мотор СНГ” компаниясе  - Россия Федерациясе территориясендә Көньяк Кореянең  Hyundai автомобильләренең экслюзив дистрибьютеры. Бүгенге көндә компания Россиядә эре диллер челтәрләренең берсенә ия. Ул бөтен ил буенча 140 тан артык автосалонны үз эченә ала.

“МегаФон” ААҖ - Казанда узачак 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада һәм Универсиада Уты Эстафетасы генераль партнеры. “МегаФон” - Россиянең әйдәп баручы универсаль элемтә операторларының берсе. Компания Россиянең телекоммунацияләр базарының барлык өлкәләрендә дә эш алып бара. “МегаФон” - Россиянең барлык төбәкләрендә дә үз челтәрен булдырган беренче оператор.  Шулай ук “Мегафон” Россиядә 3G челтәрен беренче булып коммерцияле әйләнешкә кертте һәм бүгенге көндә мобиль интернет хезмәтләре күрсәтү өлкәсендә лидерлардан санала.

“Кока-Кола ЭйчБиСи Евразия” ҖЧҖ - Казанда узачак 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасының рәсми партнеры. “Кока-Кола” системасы бик күп еллар дәвамында дөньядагы спорт чараларының парнеры булып тора һәм дөнья күләмендә физик культураны һәм сәламәт яшәү рәвеше алып баруны популялаштыру белән шөгыльләнә. “Кока-Кола” системасы Россиядә Универсиада Утын каршы ала һәм Универсиада Уты Эстафетасының партнеры булып исәпләнә.

“СОГАЗ” ААҖ - Казанда узачак 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасының рәсми партнеры. Универсиаданың рәсми иминиятчесе – СОГАЗ иминият төркеме: “Бары тик спорт ярышларында җиңү турында гына уйлагыз, калганы иминиятләштерелгән!”

“Аэрофлот” ААҖ - Казанда узачак 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасының рәсми партнеры. Ул 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада вакытында рәсми авиайөртүче статусына да ия. Моннан тыш, Аэрофлот компаниясе Универсиада Уты Эстафетасының партнеры да булып тора.

“Форвард” ҖЧҖ (FORWARD спорт киемнәре) - Казанда узачак 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасында спорт киемнәре белән тәэмин итүче һәм Универсиада Уты Эстафетасының партнеры. FORWARD спорт киемнәре – сыйфат, динамика,комфорт һәм җайлылык! FORWARD киеменнән булу – ул Бөек Россия казанышлары һәм җиңүләренең бер өлешен үзеңдә йөртү дигән сүз!

 “Эшлекле линияләр” компаниясе автомобиль транспорты, еврофуралар ярдәмендә, шулай ук  тимер юл, һава юллары аша җыелма йөк җиткерү эшен башкара. Йөкне җиткерү географиясе үз эченә Россия, Белорусия һәм Казахстанның мең ярымнан артык шәһәрен үз эченә ала. «Эшлекле линияләр» йөк ташуны терминалара алу, шулай ук “ишектән-ишеккә” принцибы буенча җиткерү хезмәтен дә тәкъдим итә. Эре габаритлы йөкләрне җиткерүдә индивидуаль мөмкинлекләр каралган, документлар һәм башка кече габаритлы йөкне җиткерү хезмәтен башкара, йөкне җаваплы итеп саклау хезмәте дә күрсәтелә. Шулай ук Мәскәү белән Санкт-Петербург арасында йөкне экспресс-җиткерү хезмәтен башкара. “Эшлекле линияләр” транспорт-экспедитор компаниясе - заманча коммуникацияләр һәм логистик технологияләр куллану юлы белән Россия йөк ташу һәм җиткерү базарында иң алдынгы урында, компаниянең барлыгы 50 000нән артык кулланучысы бар. Терминаллар челтәре һәм йөк тарату үзәкләре Россия буенча туксаннан артык бүлекчәне тәшкил итә. “Эшлекле линияләр” – Сезнең уңышның ышанычлы юлы!