Яңалыклар

29.06.2013  09:00

Универсиада Уты Эстафетасы Кукмара, Байлар Сабасы, Балтач һәм Арчага килеп җитте

28 июнь көнне Татарстан Республикасының берьюлы дүрт муниципаль районы XXVII Бөтендөнья студентлар Уеннарының Эстафета Утын кабул итте. Кукмара, Байлар Сабасы, Балтач һәм Арча халкы өчен бу вакыйга бәйрәмгә тиң булды.

Big_gum-1884

Кукмара урамнары буенча Эстафета Уты сәяхәте  «Олимп» боз сарае мәйданыннан башланып Җиңү Паркында тәмамланды. Факел йөртүче 17  кеше арасында Кукмара муниципаль районы бышлыгы Рауил Рәхмәтуллин дә бар иде. 

Байлар Сабасында Эстафета Уты маршруты Мәдәният йорты каршысыннан башланып Агроколледж мәйданында тәмамланды. Универсиаданың төп символын йөртүдә студентлар, волонтерлар, муниципаль район җитәкчелеге, Универсиаданың партнер-компанияләре вәкилләре дә катнашты.

Big_gum-2451

«Универсиада Уты безнең районга да җитте. Мин бүген факел йөртү бәхетенә ирештем. Универсиада үткәрүгә Сезнең тырыш хезмәтегезнең өлеше дә кергән.  Бик тиздән  Казанга җир шарының төрле кыйтгаларыннан 13 мең спортчы киләчәк. Универсиада ил һәм дөнья күләмендә шаккаткыч вакыйгага әвереләчәк!», -  дип мөрәҗәгать итте сабалыларга муниципаль район башлыгы Рәис Миңнеханов.

Эстафета Уты маршруты Балтачта  1500 метр чамасы булып 11 этаптан торды һәм Дан аллеясы каршысында тәмамланды. Тантананың дәрәҗле кунагы буларак Татарстан Республикасының юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов катнашты.

«Меңнәрчә чакрымнар үтеп Универсиада Уты  безнең районга да килеп җитүенә чын күңелдән шатланам. Бу хис Эстафета Утын кабул итеп алган һәр шәһәр, һәр район халкы өчен дә уртак. Һәркем Универсиада җитәсе көннәрне якынайтып яши. Бу данлыклы вакыйганы үткәрүдә Татарстан халкының өлеше зур», - дип белдерде Татарстан Республикасының юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов.

Big_gum-2677

Универсиада Уты барып ирешкән соңгы шәһәр - Арча. Факел тотып барлыгы 30 кеше  йөгерде. Эстафета маршруты шәһәр стадионы янында тәмамланды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов катнашты.

«Универсиада Уты бүген, Татарстанның иң күркәм районнарының берсе Арча җиренә килеп җитте. Без дөньякүләм масштабтагы вакыйга шаһиты булдык. Универсиада Утының шәһәребезнең нәкъ менә туган көнендә килеп җитүе дә күңелләребезгә хуш килеп бәйрәмебезне тагын да нурлап җибәрде. Универсиада – ул тынычлык, яшьлек һәм спорт символы. Универсиаданың югары дәрәҗәдә үтәчәгенә ышанам, ә иң мөһиме без анда барыбыз да катнашачакбыз!», - дип белдерде Арча муниципаль районы башлыгы Алмас Нәзиров.

Big_gum-3299

«Берьюлы ике бәйрәмдә катнашуыма чиксез шатмын. Өстәвенә, бүген Бөтендөнья студентлар Уеннарында чыгыш ясаячак спортчыларның кайберләре Татарстан җиренә дә аяк басты. Сигез көннән Универсиада Уты үзәк Касәдә дөрлиячәк. Барыгызны да Казанда көтәбез!», - дип белдерде Хәлил Шәйхетдинов.

29 июньдә Универсиада Утын Олы Әтнә, Биектау һәм Питрәч халкы каршы алачак. 

Исегезгә төшерәбез, Ут иң беренче тапкыр 1923 елда Сорбонна Париж университетында  элдерелгән иде. Шулай итеп беренче тапкыр Халыкара студентларның спорт Уеннарына нигез салынган иде. Универсиада Утының «Седов» исемле җилкәнле көймәдә җир шары тирәли сәяхәте дә тарихи истәлек булып калды. Дөньяда иң эре җилкәнле көймәләр ярышы вакытында Ут курсантлар командасына - Универсиада Утын саклаучыларга тапшырылган иде. Янып торган факел  җилкәнле көймәдә 45 мең  диңгез милен үтеп  бөтендөньяга күренекле сәяхәтчеләр  маршрутын кабатлады.

25 гыйнварда, Россия студентлар кѳнендә, Универсиада Уты Эстафетасының Россия этабы старт алды. Кѳнчыгыштан Кѳнбатышка таба күчә килеп, Универсиада Уты Россиянең иң зур 30 студентлык үзәгендә кунак була. Эстафета юлы Хабаровск, Якутск, Красноярск, Волгоград, Новосибирск, Төмән, Екатеринбург, Калининград һәм Архангельск, Ставрополь, Пятигорск, Сочи, Ростов-на-Дону, Санкт-Петербург, Владимир, Мәскәү, Пермь, Ижевск, Киров, Түбән Новгород, Йошкар-Ола, Чебоксар, Ульяновск, Саранск, Пенза, Саратов, Самара, Оренбург һәм Уфа аша уза. Аннары Эстафета Татарстан Республикасының 43 муниципаль берәмлегендә сәяхәт ясаячак. Ул 2013 елның 6 июлендә Казанда XXVII Бѳтендѳнья җәйге Универсиаданың ачылуы белән тѳгәлләнәчәк. 2013 кеше Эстафетаның факел йѳртүчесе булачак. 

Универсиада Уты Эстафетасы партнерлары:

«Хендэ Мотор СНГ” компаниясе – Казанда узачак 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада генераль партнеры. «Хендэ Мотор СНГ” компаниясе  - Россия Федерациясе территориясендә Көньяк Кореянең  Hyundai автомобильләре дистрибьютеры. Бүгенге көндә компания Россиядә эре диллер челтәрләренең берсенә ия. Ул бөтен ил буенча 140 тан артык автосалонны үз эченә ала.

“МегаФон” ААҖ - Казанда узачак 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада һәм Унтверсиада Уты Эстафетасы генераль партнеры. “МегаФон” Россиянең әйдәп баручы универсаль элемтә операторларының берсе. Компания Россиянең телекоммунацияләр базарының барлык сегментларында да эшли. “МегаФон” Россиянең барлык төбәкләрендә дә үз челтәрен булдыручы беренче оператор. 

“Хендэ Мотор СНГ” компаниясе - Казанда узачак 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасының генераль партнеры. “Хендэ Мотор СНГ” компаниясе – Россия Федерациясе территориясендә Көньяк Кореянең Hyundai автомобильләре экскюзив дистрибьютеры. Бүгенге көндә компания Россиядә ил буенча 140 тан артык автосалоннарны үз эченә алган эре дилер челтәренә ия.

“Кока-Кола ЭйчБиСи Евразия” ҖЧҖ - Казанда узачак 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасының рәсми партнеры. “Кока-Кола” системасы бик күп еллар дәвамында дөньядагы спорт чараларының парнеры булуын дәвам итә һәм дөнья күләмендә физик культураны һәм сәламәт яшәү рәвеше алып баруны популялаштыру белән шөгыльләнә.

“СОГАЗ” җәмгыяте - Казанда узачак 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасының рәсми партнеры. Универсиаданың рәсми иминиятчесе – СОГАЗ иминият төркеме: “Бары тик спорт ярышларында җиңү турында гына уйлагыз, калганы иминиятләштерелгән!”

“Аэрофлот” - Казанда узачак 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасының рәсми партнеры. Ул 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада вакытында рәсми авиайөртүче статусына да ия. Моннан тыш, Аэрофлот компаниясе - Универсиада Уты Эстафетасы партнеры да.

“Форвард” ҖЧҖ (FORWARD спорт киемнәре) - Казанда узачак 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасының рәсми поставщигы, Универсиада Уты Эстафетасы партнеры. FORWARD спорт киемнәре – сыйфат, динамика һәм комфорт!

“Эшлекле линияләр” компаниясе - XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиаданың Эстафета Уты  партнеры.  “Эшлекле линияләр” эре һәм вак йөк ташу  белән шөгыльләнә. Иң мөһиме йөк китерү өчен автомобиль транспоты да,  тимер юл, һава юлы аша да җайга салынган. Хәтта еврофуралар белән дә йөк ташу мөмкинлеге бар. Йөкне китерүнең географиясе киң кырлы. Россиянең, Белорусиянең, Казахстанның  мең ярымнан артык шәһәрләрендә әлеге хезмәт күрсәтелә. «Эшлекле линияләр» терминаллары йөк китерүне дә, “ишектән-ишеккә”, ягъни төгәл адрес буенча фатирга да, оешмага да алып баруны  башкара. Шулай ук эре габаритлы йөкләрне китерүдә махсус мөмкинлекләр каралган һәм әлбәттә кече габаритлы йөкне дә, документлар җиткерү хезмәте дә бар. Шуның өстәвенә, йөкне саклау хезмәте дә күрсәтелә, Мәскәү белән Санкт-Петербург арасында йөкне тизләтелгән экспресс рәвешендә дә  җибәрергә мөмкин. “Эшлекле линияләр” транспорт-экспедитор компаниясе - заманча логистик технологияләр куллану барабәренә Россия йөк ташу һәм тарату базарында иң алдынгы урында. Компаниянең җәмгысе 50 000 кулланучысы бар. Терминаллар челтәре үзәкләре Россия буенча туксаннан артык бүлекчәне тәшкил итә. “Эшлекле линияләр” – Сезне уңышка китерәчәк иң кыска юл!