Яңалыклар

28.06.2013  10:59

Универсиада Уты Чаллыга ал җилкәннәр астында килеп җитте

27 июнь - Россия яшьләре көнендә Бөтендөнья студентлар Уеннары төп символының Чаллы шәһәренә барып җитүе бик үзенчәлекле булды. Ул яшьлек каласына Кама елгасы аша ал җилкәнле яхтада килеп иреште.

Big_f51a5250_copy

Чаллы Татарстан Республикасы шәһәрләре арасында Универсиада Утын кабул итүче 26 нчы шәһәр. 11000 метрга сузылган Эстафета маршруты шәһәрнең бик күп үзәк урам-мәйданнары аша үтте. Эстафета Утын тотып йөгерүдән тыш, велосипедларга утырып та,  «КАМАЗ-мастер» командасының данлыклы машинасында да алып бардылар.  Тукай районы администрациясе каршысыннан юл алган Эстафета  Кама елгасы яр буенда төгәлләнде.

Бөтендөнья  студентлар Уеннарының төп символын йөртү мәртәбәсенә бу көнне 53 кеше иреште. Факел йөртүчеләр арасында иң алдынгы студентлар, «Ралли Дакар» ярышында катнашып җиңү яулаган Владимир Чагин, Фирдәвес Кәбиров, Эдуард Николаев, шулай ук халыкара класслы спорт мастеры Олимпия Уеннары катнашучысы Антон Самитов-Галкин кебек күренекле спортчылар, волонтерлар, шәһәр хакимияте һәм Универсиаданың партнер-компанияләре вәкилләре бар иде.

Big_f51a4831_copy

«Мин үземнең дөньякүләм дәрәҗәдә үткәрелгән вакыйгада катнашуыма әле дә ышанып бетә алмый.  Факел тотып йөгергәндә һәркем сине сәламли, бөтен-кеше шау-гөр килә, күңел шулкадәр дулкынлана, әлеге халәтне сүз белән аңалатып булмый, бу мизгелләр мәңге онытмаслык! Бу вакыйгадан соң Казан һәм анда яшәүчеләрнең тормышы тагын да яхшы якка  үзгәрәчәк. Минемчә, ил һәм республика тарихында әлеге вакыйга яңа этап" - дип кичерешләре белән уртаклашты «Татарстан Республикасы Студентлар лигасы» яшьләр төбәк иҗтимагый оешмасының беренче вице-президенты, Татарстан Республикасының «Ел студенты» премиясе лауреаты, факел йөртүче  Динар Бариев.

Эстафета маршруты тәмамланган урында шәһәр Касәсен кабыздылар. Бу мәртәбәле эшкә Чаллы шәһәре мэры Васил Шәйхразиев лаек булды. Тантаналы вакыйгада  ТР Дәүләт Советының социаль сәясәт буенча комитеты рәисе Светлана Захарова  һәм ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Гөлнара Әхмәдиева катнашты.

«Бүген безнең шәһәрдә бик күптән көтелгән зур бәйрәм. 2013 елгы Универсиаданың кайда үтәчәге турындагы карарны берничә ел элек бик дулкынланып, тын да алмый илебез белән көткән идек. Казан Универсиада үткәрү хокукына лаек булды һәм без моның белән чиксез горурланабыз! Казан җир шарының төрле почмакларыннан киләчәк спортчыларны һәм кунакларны каршы алырга әзер икәнлегенә чын күңелдән ышандырабыз » - ди белдерде Чаллы шәһәре мэры Васил Шәйхразиев.

Татарстан Республикасы җитәкчелеге һәм Татарстан Республикасының Дәүләт Советы исеменнән тантанада Светлана Захарова да чыгыш ясады . «Чаллы – республикабызның иң яшь, актив һәм спорт шәһәрләренең берсе. Сезнең шәһәрдә Универсиада Уты Эстафетасының Яшьләр көне белән туры килүе дә бәйрәм өстенә бәйрәм булды. Барыгызны да Казанга 2013 елгы Универсиада Уеннарын карага чакырам!» - дип тәмамлады ул  үз чыгышын.

Тантананың рәсми өлеше беткәннән соң Чаллы шәһәре мэры Васил Шәйхразиевка  Универсиада Уты Эстафетасының сувенир факелы тапшырылды.

Big_f51a5390_copy

Универсиада Уеннарының төп символы тантанасы бәйрәм салюты белән тәмамланды. 

28 июньдә Универсиада Уты Эстафетасын Кукмара, Байлар Сабасы, Балтач һәм Арча каршы алачак.

Исегезгә төшерәбез, Ут иң беренче тапкыр 1923 елда Сорбонна Париж университетында  элдерелгән иде. Шулай итеп беренче тапкыр Халыкара студентларның спорт Уеннарына нигез салынган иде. Универсиада Утының «Седов» исемле җилкәнле көймәдә җир шары тирәли сәяхәте дә тарихи истәлек булып калды. Дөньяда иң эре җилкәнле көймәләр ярышы вакытында Ут курсантлар командасына - Универсиада Утын саклаучыларга тапшырылган иде. Янып торган факел  җилкәнле көймәдә 45 мең  диңгез милен үтеп  бөтендөньяга күренекле сәяхәтчеләр  маршрутын кабатлады.

25 гыйнварда, Россия студентлар кѳнендә, Универсиада Уты Эстафетасының Россия этабы старт алды. Кѳнчыгыштан Кѳнбатышка таба күчә килеп, Универсиада Уты Россиянең иң зур 30 студентлык үзәгендә кунак була. Эстафета юлы Хабаровск, Якутск, Красноярск, Волгоград, Новосибирск, Төмән, Екатеринбург, Калининград һәм Архангельск, Ставрополь, Пятигорск, Сочи, Ростов-на-Дону, Санкт-Петербург, Владимир, Мәскәү, Пермь, Ижевск, Киров, Түбән Новгород, Йошкар-Ола, Чебоксар, Ульяновск, Саранск, Пенза, Саратов, Самара, Оренбург һәм Уфа аша уза. Аннары Эстафета Татарстан Республикасының 43 муниципаль берәмлегендә сәяхәт ясаячак. Ул 2013 елның 6 июлендә Казанда XXVII Бѳтендѳнья җәйге Универсиаданың ачылуы белән тѳгәлләнәчәк. 2013 кеше Эстафетаның факел йѳртүчесе булачак. 

Универсиада Уты Эстафетасы партнерлары:

«Хендэ Мотор СНГ” компаниясе – Казанда узачак 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада генераль партнеры. «Хендэ Мотор СНГ” компаниясе  - Россия Федерациясе территориясендә Көньяк Кореянең  Hyundai автомобильләре дистрибьютеры. Бүгенге көндә компания Россиядә эре диллер челтәрләренең берсенә ия. Ул бөтен ил буенча 140 тан артык автосалонны үз эченә ала.

“МегаФон” ААҖ - Казанда узачак 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада һәм Унтверсиада Уты Эстафетасы генераль партнеры. “МегаФон” Россиянең әйдәп баручы универсаль элемтә операторларының берсе. Компания Россиянең телекоммунацияләр базарының барлык сегментларында да эшли. “МегаФон” Россиянең барлык төбәкләрендә дә үз челтәрен булдыручы беренче оператор. 

“Хендэ Мотор СНГ” компаниясе - Казанда узачак 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасының генераль партнеры. “Хендэ Мотор СНГ” компаниясе – Россия Федерациясе территориясендә Көньяк Кореянең Hyundai автомобильләре экскюзив дистрибьютеры. Бүгенге көндә компания Россиядә ил буенча 140 тан артык автосалоннарны үз эченә алган эре дилер челтәренә ия.

“Кока-Кола ЭйчБиСи Евразия” ҖЧҖ - Казанда узачак 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасының рәсми партнеры. “Кока-Кола” системасы бик күп еллар дәвамында дөньядагы спорт чараларының парнеры булуын дәвам итә һәм дөнья күләмендә физик культураны һәм сәламәт яшәү рәвеше алып баруны популялаштыру белән шөгыльләнә.

“СОГАЗ” җәмгыяте - Казанда узачак 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасының рәсми партнеры. Универсиаданың рәсми иминиятчесе – СОГАЗ иминият төркеме: “Бары тик спорт ярышларында җиңү турында гына уйлагыз, калганы иминиятләштерелгән!”

“Аэрофлот” - Казанда узачак 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасының рәсми партнеры. Ул 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада вакытында рәсми авиайөртүче статусына да ия. Моннан тыш, Аэрофлот компаниясе - Универсиада Уты Эстафетасы партнеры да.

“Форвард” ҖЧҖ (FORWARD спорт киемнәре) - Казанда узачак 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасының рәсми поставщигы, Универсиада Уты Эстафетасы партнеры. FORWARD спорт киемнәре – сыйфат, динамика һәм комфорт!

“Эшлекле линияләр” компаниясе - XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиаданың Эстафета Уты  партнеры.  “Эшлекле линияләр” эре һәм вак йөк ташу  белән шөгыльләнә. Иң мөһиме йөк китерү өчен автомобиль транспоты да,  тимер юл, һава юлы аша да җайга салынган. Хәтта еврофуралар белән дә йөк ташу мөмкинлеге бар. Йөкне китерүнең географиясе киң кырлы. Россиянең, Белорусиянең, Казахстанның  мең ярымнан артык шәһәрләрендә әлеге хезмәт күрсәтелә. «Эшлекле линияләр» терминаллары йөк китерүне дә, “ишектән-ишеккә”, ягъни төгәл адрес буенча фатирга да, оешмага да алып баруны  башкара. Шулай ук эре габаритлы йөкләрне китерүдә махсус мөмкинлекләр каралган һәм әлбәттә кече габаритлы йөкне дә, документлар җиткерү хезмәте дә бар. Шуның өстәвенә, йөкне саклау хезмәте дә күрсәтелә, Мәскәү белән Санкт-Петербург арасында йөкне тизләтелгән экспресс рәвешендә дә  җибәрергә мөмкин.

“Эшлекле линияләр” транспорт-экспедитор компаниясе - заманча логистик технологияләр куллану барабәренә Россия йөк ташу һәм тарату базарында иң алдынгы урында. Компаниянең җәмгысе 50 000 кулланучысы бар. Терминаллар челтәре үзәкләре Россия буенча туксаннан артык бүлекчәне тәшкил итә. “Эшлекле линияләр” – Сезне уңышка китерәчәк иң кыска юл!