Яңалыклар

27.06.2013  11:40

Чистай, Балык Бистәсе һәм Мамадыш Универсиада Утын каршы алды

26 июнь көнне Бөтендөнья студентлар Уеннары символы Эстафетасы Татарстанның Чистай, Балык Бистәсе һәм Мамадышка килеп җитте.

Big_chistay_(5)

Эстафета Утын беренчеләрдән булып каршы алган Чистай шәһәрендә факел йөртү мәртәбәсенә 22 кеше иреште.  Эстафета маршруты Яшьләр үзәге мәйданыннан башланып «Скарятин бакчасы» паркында тәмамланды.

«Бөтендөнья студентлар Уеннары Утының Чистайга килеп җитү көнен күрү бәхетенә дә ирештек.  Универсиада Уты - дуслык, бердәмлек, спорт символы. Безнең шәһәр өчен Универсиада Утын кабул итү зур дәрәҗә, - дип белгеләп үтте Чистай районы башлыгы Илдус Әхмәтҗанов. Ул шулай ук:   "Универсиаданың  бик югары дәрәҗәдә үтәчәгенә ышанам, чөнки республикабызда оештырылган һәр чара һәрвакыт үрнәк булырлык!"- дип белдерде.

«Универсиада Утын каршы алган Чистай халкын чын күңелдән тәбрик итәсем килә. Ут планетабызда яшәүчеләр йөрәгендә нур чаткылары калдырып бик күп чакрымнар аша бирегә килеп җитте. Бу зур бәйрәм белән барыгызны да котлыйм һәм Казанга Универсиада карарга чакырам!» - дип белдерде "Казан 2013" Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты директоры Диләрә Хәсәнова. 

Балык Бистәсендә Универсиада Уты  маршрутын барлыгы 20 факел йөртүче үтте.  Ул Чулман елгасы ярыннан башланып  районның «Яшьлек» стадионында тәмамланды. Универсиада Утын йөртү Эстафетасында  районның иң алдынгы студентлары, спортчылары,  волонтерлары, муниципаль район хакимияте һәм Универсиаданың партнер-компанияләре вәкилләре катнашты.

Big_mamadish_(7)

«Яшьлек һәм спорт бәйрәменә әверелгән шушындый зур бәйрәмдә катнашуыма  бик шатмын. Балык Бистәсе - Татарстанның  иң яшь һәм иң актив районнарының берсе.  Бик тиздән   Казанда  Универсиада башланачак һәм  Казан җир шарында  яшәүче барлык халыкның  игътибар үзәгендә булачак. Барыгызны да бу бәйрәм белән тәбрик итәм һәм Казанда булачак Бөтендөнья студентлар Уеннарын карарга чакырам!», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасының Федераль казна идарәсе җитәкчесе Рөстәм Нуриахмәтов.

Эстафета Утын каршы алган соңгы шәһәр - Мамадыш. Универсиаданың төп символып тотып шәһәр урамнары буйлап йөрү мөмкинлегенә  30 кеше ия булды. Старт Җиңү паркынннан башланып китте  һәм Чулман елгасы яр буенда тәмамланды. Шунда ук Универсиада Утының шәһәр касәсендә кабыздылар. Әлеге тантананың дәрәҗәле кунагы буларак Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды башкаручы директоры, Татарстан Республикасы  Дәүләт Советының  4нче чакырылыш депутаты Тәлгать Абдуллин катнашты.

«Бүген безнең өчен аеруча истәлекле көн - Универсиада Уты үзебезнең Мамадышка килеп җитте. Казаныбыз белән дә, республикабыз белән дә бик горурланабыз. Универсиадада безнең район спортчылары  катнашу  күңелләребезне тагын да канатландырып җибәрә. Мин бүген факел йөртү бәхетенә ирештем. Әле дә әйтеп бетергесез горурлык хисләре кичерәм», -  дип билгеләп үтте Мамадыш муниципаль районы башлыгы   Анатолий Иванов.

Big_ribnaya_(8)

«Бүген без тамаша кылган Эстафета Уты янсын өчен Казанны дөньякүләм аренага чыгару, һәм аның универсиада кебек киң масштаблы чараны үткәрергә лаек икәнен раслау кирәк иде. Өметләр акланды.  Нинди күләмдә эш башкарылганы 2013 елгы Универсиадага әзерлек этапларында ук  чагыла. Шуңа күрә, бүгеннән үк Казан, Универсиаданы үткәрергә әзер, дип ышанып әйтә алабыз», - дип искәртте  Тәлгать Абдуллин.

26 июнь көнне Универсиаданың төп символын кабул иткән шәһәр һәм район җитәкчелегенә Эстафета Утының бүләк факелы тапшырылды. 

Иртәгә Бөтендөнья студентлар Уеннарының төп символын Чаллы шәһәре кабул итәчәк.  Аның  27 июнь - Россия яшьләре көне белән туры килүе Чаллы халкы өчен икеләтә бәйрәм булачак. 

Исегезгә төшерәбез, Ут иң беренче тапкыр 1923 елда Сорбонна Париж университетында  элдерелгән иде. Шулай итеп беренче тапкыр Халыкара студентларның спорт Уеннарына нигез салынган иде. Универсиада Утының «Седов» исемле җилкәнле көймәдә җир шары тирәли сәяхәте дә тарихи истәлек булып калды. Дөньяда иң эре җилкәнле көймәләр ярышы вакытында Ут курсантлар командасына - Универсиада Утын саклаучыларга тапшырылган иде. Янып торган факел  җилкәнле көймәдә 45 мең  диңгез милен үтеп  бөтендөньяга күренекле сәяхәтчеләр  маршрутын кабатлады.

25 гыйнварда, Россия студентлар кѳнендә, Универсиада Уты Эстафетасының Россия этабы старт алды. Кѳнчыгыштан Кѳнбатышка таба күчә килеп, Универсиада Уты Россиянең иң зур 30 студентлык үзәгендә кунак була. Эстафета юлы Хабаровск, Якутск, Красноярск, Волгоград, Новосибирск, Төмән, Екатеринбург, Калининград һәм Архангельск, Ставрополь, Пятигорск, Сочи, Ростов-на-Дону, Санкт-Петербург, Владимир, Мәскәү, Пермь, Ижевск, Киров, Түбән Новгород, Йошкар-Ола, Чебоксар, Ульяновск, Саранск, Пенза, Саратов, Самара, Оренбург һәм Уфа аша уза. Аннары Эстафета Татарстан Республикасының 43 муниципаль берәмлегендә сәяхәт ясаячак. Ул 2013 елның 6 июлендә Казанда XXVII Бѳтендѳнья җәйге Универсиаданың ачылуы белән тѳгәлләнәчәк. 2013 кеше Эстафетаның факел йѳртүчесе булачак. 

Универсиада Уты Эстафетасы партнерлары:

«Хендэ Мотор СНГ” компаниясе – Казанда узачак 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада генераль партнеры. «Хендэ Мотор СНГ” компаниясе  - Россия Федерациясе территориясендә Көньяк Кореянең  Hyundai автомобильләре дистрибьютеры. Бүгенге көндә компания Россиядә эре диллер челтәрләренең берсенә ия. Ул бөтен ил буенча 140 тан артык автосалонны үз эченә ала.

“МегаФон” ААҖ - Казанда узачак 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада һәм Унтверсиада Уты Эстафетасы генераль партнеры. “МегаФон” Россиянең әйдәп баручы универсаль элемтә операторларының берсе. Компания Россиянең телекоммунацияләр базарының барлык сегментларында да эшли. “МегаФон” Россиянең барлык төбәкләрендә дә үз челтәрен булдыручы беренче оператор. 

“Хендэ Мотор СНГ” компаниясе - Казанда узачак 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасының генераль партнеры. “Хендэ Мотор СНГ” компаниясе – Россия Федерациясе территориясендә Көньяк Кореянең Hyundai автомобильләре экскюзив дистрибьютеры. Бүгенге көндә компания Россиядә ил буенча 140 тан артык автосалоннарны үз эченә алган эре дилер челтәренә ия.

“Кока-Кола ЭйчБиСи Евразия” ҖЧҖ - Казанда узачак 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасының рәсми партнеры. “Кока-Кола” системасы бик күп еллар дәвамында дөньядагы спорт чараларының парнеры булуын дәвам итә һәм дөнья күләмендә физик культураны һәм сәламәт яшәү рәвеше алып баруны популялаштыру белән шөгыльләнә.

“СОГАЗ” җәмгыяте - Казанда узачак 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасының рәсми партнеры. Универсиаданың рәсми иминиятчесе – СОГАЗ иминият төркеме: “Бары тик спорт ярышларында җиңү турында гына уйлагыз, калганы иминиятләштерелгән!”

“Аэрофлот” - Казанда узачак 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасының рәсми партнеры. Ул 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада вакытында рәсми авиайөртүче статусына да ия. Моннан тыш, Аэрофлот компаниясе - Универсиада Уты Эстафетасы партнеры да.

“Форвард” ҖЧҖ (FORWARD спорт киемнәре) - Казанда узачак 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасының рәсми поставщигы, Универсиада Уты Эстафетасы партнеры. FORWARD спорт киемнәре – сыйфат, динамика һәм комфорт!

“Эшлекле линияләр” компаниясе - XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиаданың Эстафета Уты  партнеры.  “Эшлекле линияләр” эре һәм вак йөк ташу  белән шөгыльләнә. Иң мөһиме йөк китерү өчен автомобиль транспоты да,  тимер юл, һава юлы аша да җайга салынган. Хәтта еврофуралар белән дә йөк ташу мөмкинлеге бар. Йөкне китерүнең географиясе киң кырлы. Россиянең, Белорусиянең, Казахстанның  мең ярымнан артык шәһәрләрендә әлеге хезмәт күрсәтелә. «Эшлекле линияләр» терминаллары йөк китерүне дә, “ишектән-ишеккә”, ягъни төгәл адрес буенча фатирга да, оешмага да алып баруны  башкара. Шулай ук эре габаритлы йөкләрне китерүдә махсус мөмкинлекләр каралган һәм әлбәттә кече габаритлы йөкне дә, документлар җиткерү хезмәте дә бар. Шуның өстәвенә, йөкне саклау хезмәте дә күрсәтелә, Мәскәү белән Санкт-Петербург арасында йөкне тизләтелгән экспресс рәвешендә дә  җибәрергә мөмкин.

“Эшлекле линияләр” транспорт-экспедитор компаниясе - заманча логистик технологияләр куллану барабәренә Россия йөк ташу һәм тарату базарында иң алдынгы урында. Компаниянең җәмгысе 50 000 кулланучысы бар. Терминаллар челтәре үзәкләре Россия буенча туксаннан артык бүлекчәне тәшкил итә. “Эшлекле линияләр” – Сезне уңышка китерәчәк иң кыска юл!