Яңалыклар

26.06.2013  07:54

Универсиада Уты Татарстан буенча сәяхәтен дәвам итә

25 июньдә Бөтендөнья студентлар Уеннарының төп символы Татарстан Республикасының дүрт шәһәрендә – Яңа Чишмәдә, Чирмешәндә, Аксубайда һәм Нурлатта булды. Әлеге бистәләрдә яшәүче меңләгән халык Универсиада утын сәламләде, Ут эстафетасы автоколоннасын озатып калды. Барлыгы 72 факел йөртүче Бөтендөнья студентлар Уеннарының төп символын Татарстан шәһәрләренең төп урамнары буенча йөртте.

Big_nsheshminsk_(5)_copy

Беренче булып Ут эстафетасын Яңа Чишмә кабул итте. Әлеге бистәдә Универсиада Уты 10 факел йөртүченең кулыннан кулына күчте.

 «Бүген Универсиада Утын Яңа Чишмә җирендә каршылауга без бик шатбыз. Бөтендөнья студентлар Уеннары юкка гына Казанда үткәрелми. Чөнки республика җитәкчелеге студентлар спортын үстерүгә зур игътибар бирә.  Безнең районда да Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән заманча спорт комплекслары төзелде, - дип ассызыклады Яңа Чишмә муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе  Ринат Фәсахов. – Барыгызга да исәнлек-иминлек, ә спортчыларга Универсиадада югары нәтиҗәләргә ирешүләрен телим. Универсиада, алга!»

Чирмешәндә Универсиада Уты Яшьләр үзәгеннән старт алды. Маршрутның озынлыгы 3000 метрга сузылды.

«Бүген безнең кулларда бөтен планета халкын берләштерүче һәм дуслаштыручы символ – Бөтендөнья студентлар Уеннары уты. Мондый масштблы спорт бәйрәменнән соң Чирмешән халкы сәламәт яшәү рәвеше алып барыр, спорт белән шөгыльләнер дип өметләнәм. Универсиада уты сезнең йөрәкләрдә калсын, аның очкыннары шатлык һәм бәхет уты яндырсын дип телим!», - дип билгеләп үтте Чирмешән муниципаль районы киңәшчесе Әмир Мөгыйзов.

Big_cheremshan_(6)_copy

Аксубай Татарстанның Универсиада утын кабул иткән унсигезенче районы булды. Аксубайның 19 өметле спортчысы, активисты Универсиада уты йөртүче булды.

 «Спорт, яшьлек һәм сәламәтлек бәйрәмендә катнашуыма бик шатмын. Безнең районда  спортка зур игътибар бирелә, яшьләр сәламәт яшәү рәшвеше алып бара. Шуңа күрә Универсиада утының Аксубай районына килүе безнең өчен зур горурлык», - дип ассызыклады Аксубай муниципаль районы башлыгы Камил Гыйльманов.

Big_aksubay_(4)_copy

Универсиада Утын кабул иткән чираттагы шәһәр Нурлат иде. Биредә 31 факел йөртүче булды. Алар арасында студентлар, спотчылар, волонтерлар, район администрациясе вәкилләре, Казандагы Бөтендөнья студентлар Уеннары партнеры булган компанияләр вәкилләре бар иде. Ут эстафетасын шәһәрдә Универсиада Утын кабызу белән төгәлләделәр. Тантананың мәртәбәле кунаклары арасында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Илгиз Салихов, Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина, Нурлат муниципаль районы башлыгы Наил Шәрәпов, Нурлат муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Кашапов бар иде.

 «Берничә көннән Казан Бөтендөнья студентлар Уеннарын каршы алачак. Шәһәр моңа бик озак һәм ныклап әзерләнде. Балалар һәм олылар спорт белән шөгыльләнә алырлык бик күп спорт корылмалары төзелде. Нурлат бүген студентлар спорты үзәкләренең берсе. Универсиада утын безгә китерүчеләргә зур рәхмәт», - дип белдерде Наил Шәрәпов.

«Нурлат халкын сәламләүгә бик шатмын. Нурлат – яшь, актив, спорт ярата торган шәһәр. Бүгенге Универсиада уты эстафетасы моны күрсәтте. Тиздән Казан студентлар спортының башкаласына әвереләчәк. Ә бу спорт оешмаларының гына түгел, ә туризм, бизнес кебек өлкәләрнең дә үсешенә китерәчәк», - дип ассызыклады Марина Патяшина.

Тантана ахырында Марина Патяшина Нурлат җитәкчелегенә истәлеккә Универсиада утын бүләк итте.

Big_nurlat_(4)_copy

Татарстандагы Ут эстафетасын 26 июльдә Чистай, Балык Бистәсе һәм Мамадыш халкы каршы алачак. 

Исегезгә төшерәбез, Ут иң беренче тапкыр 1923 елда Сорбонна Париж университетында  элдерелгән иде. Шулай итеп беренче тапкыр Халыкара студентларның спорт Уеннарына нигез салынган иде. Универсиада Утының «Седов» исемле җилкәнле көймәдә җир шары тирәли сәяхәте дә тарихи истәлек булып калды. Дөньяда иң эре җилкәнле көймәләр ярышы вакытында Ут курсантлар командасына - Универсиада Утын саклаучыларга тапшырылган иде. Янып торган факел  җилкәнле көймәдә 45 мең  диңгез милен үтеп  бөтендөньяга күренекле сәяхәтчеләр  маршрутын кабатлады.

25 гыйнварда, Россия студентлар кѳнендә, Универсиада Уты Эстафетасының Россия этабы старт алды. Кѳнчыгыштан Кѳнбатышка таба күчә килеп, Универсиада Уты Россиянең иң зур 30 студентлык үзәгендә кунак була. Эстафета юлы Хабаровск, Якутск, Красноярск, Волгоград, Новосибирск, Төмән, Екатеринбург, Калининград һәм Архангельск, Ставрополь, Пятигорск, Сочи, Ростов-на-Дону, Санкт-Петербург, Владимир, Мәскәү, Пермь, Ижевск, Киров, Түбән Новгород, Йошкар-Ола, Чебоксар, Ульяновск, Саранск, Пенза, Саратов, Самара, Оренбург һәм Уфа аша уза. Аннары Эстафета Татарстан Республикасының 43 муниципаль берәмлегендә сәяхәт ясаячак. Ул 2013 елның 6 июлендә Казанда XXVII Бѳтендѳнья җәйге Универсиаданың ачылуы белән тѳгәлләнәчәк. 2013 кеше Эстафетаның факел йѳртүчесе булачак. 

Универсиада Уты Эстафетасы партнерлары:

«Хендэ Мотор СНГ” компаниясе – Казанда узачак 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада генераль партнеры. «Хендэ Мотор СНГ” компаниясе  - Россия Федерациясе территориясендә Көньяк Кореянең  Hyundai автомобильләре дистрибьютеры. Бүгенге көндә компания Россиядә эре диллер челтәрләренең берсенә ия. Ул бөтен ил буенча 140 тан артык автосалонны үз эченә ала.

“МегаФон” ААҖ - Казанда узачак 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада һәм Унтверсиада Уты Эстафетасы генераль партнеры. “МегаФон” Россиянең әйдәп баручы универсаль элемтә операторларының берсе. Компания Россиянең телекоммунацияләр базарының барлык сегментларында да эшли. “МегаФон” Россиянең барлык төбәкләрендә дә үз челтәрен булдыручы беренче оператор. 

“Хендэ Мотор СНГ” компаниясе - Казанда узачак 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасының генераль партнеры. “Хендэ Мотор СНГ” компаниясе – Россия Федерациясе территориясендә Көньяк Кореянең Hyundai автомобильләре экскюзив дистрибьютеры. Бүгенге көндә компания Россиядә ил буенча 140 тан артык автосалоннарны үз эченә алган эре дилер челтәренә ия.

“Кока-Кола ЭйчБиСи Евразия” ҖЧҖ - Казанда узачак 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасының рәсми партнеры. “Кока-Кола” системасы бик күп еллар дәвамында дөньядагы спорт чараларының парнеры булуын дәвам итә һәм дөнья күләмендә физик культураны һәм сәламәт яшәү рәвеше алып баруны популялаштыру белән шөгыльләнә.

“СОГАЗ” җәмгыяте - Казанда узачак 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасының рәсми партнеры. Универсиаданың рәсми иминиятчесе – СОГАЗ иминият төркеме: “Бары тик спорт ярышларында җиңү турында гына уйлагыз, калганы иминиятләштерелгән!”

“Аэрофлот” - Казанда узачак 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасының рәсми партнеры. Ул 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада вакытында рәсми авиайөртүче статусына да ия. Моннан тыш, Аэрофлот компаниясе - Универсиада Уты Эстафетасы партнеры да.

“Форвард” ҖЧҖ (FORWARD спорт киемнәре) - Казанда узачак 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасының рәсми поставщигы, Универсиада Уты Эстафетасы партнеры. FORWARD спорт киемнәре – сыйфат, динамика һәм комфорт!

“Эшлекле линияләр” компаниясе - XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиаданың Эстафета Уты  партнеры.  “Эшлекле линияләр” эре һәм вак йөк ташу  белән шөгыльләнә. Иң мөһиме йөк китерү өчен автомобиль транспоты да,  тимер юл, һава юлы аша да җайга салынган. Хәтта еврофуралар белән дә йөк ташу мөмкинлеге бар. Йөкне китерүнең географиясе киң кырлы. Россиянең, Белорусиянең, Казахстанның  мең ярымнан артык шәһәрләрендә әлеге хезмәт күрсәтелә. «Эшлекле линияләр» терминаллары йөк китерүне дә, “ишектән-ишеккә”, ягъни төгәл адрес буенча фатирга да, оешмага да алып баруны  башкара. Шулай ук эре габаритлы йөкләрне китерүдә махсус мөмкинлекләр каралган һәм әлбәттә кече габаритлы йөкне дә, документлар җиткерү хезмәте дә бар. Шуның өстәвенә, йөкне саклау хезмәте дә күрсәтелә, Мәскәү белән Санкт-Петербург арасында йөкне тизләтелгән экспресс рәвешендә дә  җибәрергә мөмкин.

“Эшлекле линияләр” транспорт-экспедитор компаниясе - заманча логистик технологияләр куллану барабәренә Россия йөк ташу һәм тарату базарында иң алдынгы урында. Компаниянең җәмгысе 50 000 кулланучысы бар. Терминаллар челтәре үзәкләре Россия буенча туксаннан артык бүлекчәне тәшкил итә. “Эшлекле линияләр” – Сезне уңышка китерәчәк иң кыска юл!