“Казан Арена" стадионы өстендә XXVII Бѳтендѳнья җәйге Универсиада Уты кабынды, ә бу бары бер мәгънә генә белдерә: Казан 5 ел әзерләнгән 2013 елгы Универсиада ачык дип игълан ителде. Уеннарны ачып җибәрүче тантана чын-чынлап гаҗәеп зур булды. “Казан Арена" стадионына килгән 45 мең тамашачы, берничә сәгать дәвамында тын да алмыйча искиткеч тамашаны күзәттеләр
2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада Уеннары Уты "Казан Арена" стадионында Уеннарны Ачу тантанасы барышында кабынды. Универсиада Утын кабызу 359 көн буе барган Универсиада Уты Эстафетасының соңгы этабы булды.
2013 елгы Универсиаданың Ут эстафетасы киңкүләмле проекты ахырына якынлаша. XXVII Бөтендөнья җәйге студентлар Уеннарының төп символы бүген Казанга килеп җитте!
Июльнең беренче кѳнендә Бѳтендѳнья студентлар Уеннарының тѳп символы Татарстан Республикасының ѳч муниципаль районында булырга ѳлгерде: Алексеевский, Базарлы Матак һәм Болгар халкы Универсиада Утын алкышлар белән сәламләде. Бѳтендѳнья студентлар Уеннары Утын әлеге ѳч торак пункт урамнары буйлап, гомумән алганда, 63 факелчы күтәреп барды.
30 июнь көнне Универсиаданың төп символын Татарстанның Теләче һәм Лаеш муниципаль районнары каршы алды.
Татарстан муниципаль районнарының инде яртысыннан күбрәгендә булырга өлгергән Универсиаданың төп символы 29 июньдә республиканың өч торак пункты — Олы Әтнә, Биектау һәм Питрәч халкын сөендерде.
28 июнь көнне Татарстан Республикасының берьюлы дүрт муниципаль районы XXVII Бөтендөнья студентлар Уеннарының Эстафета Утын кабул итте. Кукмара, Байлар Сабасы, Балтач һәм Арча халкы өчен бу вакыйга бәйрәмгә тиң булды.
27 июнь - Россия яшьләре көнендә Бөтендөнья студентлар Уеннары төп символының Чаллы шәһәренә барып җитүе бик үзенчәлекле булды. Ул яшьлек каласына Кама елгасы аша ал җилкәнле яхтада килеп иреште.
26 июнь көнне Бөтендөнья студентлар Уеннары символы Эстафетасы Татарстанның Чистай, Балык Бистәсе һәм Мамадышка килеп җитте.
25 июньдә Бөтендөнья студентлар Уеннарының төп символы Татарстан Республикасының дүрт шәһәрендә – Яңа Чишмәдә, Чирмешәндә, Аксубайда һәм Нурлатта булды. Әлеге бистәләрдә яшәүче меңләгән халык Универсиада утын сәламләде, Ут эстафетасы автоколоннасын озатып калды. Барлыгы 72 факел йөртүче Бөтендөнья студентлар Уеннарының төп символын Татарстан шәһәрләренең төп урамнары буенча йөртте.