Эстафета атрибутикасы

Факел Attributes-fakel

Универсиада факелы ләлә чәчәге формасында ясалган. Ул FISU символы булган карамагында оештырыла торган һәр спорт чарасының мәҗбүри символы – «U» хәрефен үз эченә алган. Бу концепциянең нигезендә милли татар орнаментын тәшкил иткән чәчәк стиле ята.


Ут йөртү колбасы Attributes-kolba

Ут йөртү колбасы 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада символикасы төшерелгән борынгы лампа формасындагы лампададан гыйбарәт. Колба татар милли мотивлары һәм заманча дизайн кулланып эшләнгән.


Шәһәр Ут касәсе Attributes-chasha

Эстафетаның төп вакыйгасы Утны тантаналы рәвештә каршы алудан гыйбарәт. Бәйрәм чарасының кульминация өлеше Ут касәсен кабызу белән тәмамлана. Үз тирәсенә меңләгән шәһәр халкын җыйган әлеге якты вакыйга безнең илдә Универсиада идеясен популярлаштыруга юнәлтелгән.