Ут эстафетасы турында

Универсиада уты планетаның төрле почмакларында яшәүче студентларның бердәмлеген, дуслыгын һәм тынычлыкны символлаштыра. 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада уты эстафетасы – Студентларның Бөтендөнья Уеннары тарихында тиңе булмаган вакыйга.

Универсиада утын кабызу тантанасы Парижда, Европаның иң борынгы һәм дәрәҗәле университетларының берсе Париж-Сорбоннада үтте. Нәкъ бу урынны сайлау очраклы түгел, чөнки 1923 елда Парижда беренче тапкыр студентларның Халыкара спорт уеннары үткәрелә.

2013 елгы Универсиада уты эстафетасы ике этапта үтә.

2012-2013 елларда «Седов» җилкәнле өйрәнү судносы Россия дәүләтчелеге оешуга һәм Россиянең бөек географик ачышларына 1150 ел тулуга багышлап җир тирәли сәяхәт үткәрде. 2012 елның 15 июлендә кораб бортына Универсиада уты белән махсус колба урнаштырылды. Җир тирәли сәяхәт итү барышында Ут Җир шарының 5 кыйтгасында булды һәм 40 меңнән артык чакрым араны узды. «Седов» палубасында һәм кораб тукталачак портларда Казан Универсиадасына багышланган күргәзмәләр оештырылды. Утны саклаучылар һәм 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиаданың вәкаләтле вәкилләре – Мурманск дәүләт техник университеты курсантлары.

2013 елның гыйнварыннан июль аена кадәр Эстафетаның Россиядәге этабы башлана. Ут эстафетасы илнең 30 эре студентлар шәһәрен, шулай ук Татарстан республикасының 44 шәһәр һәм муниципаль берәмлекләр үзәкләрен дә йөреп чыга.

24 январьда Казанда узачак 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасы Уты самолет белән Владивостокка кайтты. Кневичи аэропортына аны легендарь “Седов” җилкәнле көймәсе командасы вәкиле алып килде. Ут әлеге көймә бортында Бөтендөнья студентлар уеннары идеясен алга сөреп, дөнья тирәли сәяхәт итте. 25 январьда илебезнең көнчыгыш ярларыннан Универсиада Уты Эстафетасының Россия этабы башланды. 

Универсиада Уты иң беренче Ерак Көнчыгыш федераль университетында кунак була. Аннан Хабаровск студентларын куандыра, соңыннан Якутск һәм Красноярсктагы федераль уку йортларына юнәлә. 

2013 елның 15 маенда Ут эстафетасы Себернең эре шәһәрләре, илнең көньяк һәм көнчыгышы, Үзәк Россия һәм Идел буе буйлап маршрутын дәвам итәчәк. Факелны күтәреп баручылар, һәр шәһәрдә 100-200 метр саен бер-берсен алыштырып, үзәк урамнар һәм университетлар территориясе буйлап Ут белән йөгереп узачаклар. Утны спорт һәм уку өлкәсендә зур уңышларга ирешкән, җәмәгать эшләрендә актив катнашкан студентлар, волонтерлар, төбәкнең күренекле җәмәгать эшлеклеләре, югары уку йортларының ректорат вәкилләре, хакимият вәкилләре йөртү бәхетенә ирешәчәк. 

Традиция буенча эстафета 2013 елның 6 июлендә Казанда Уеннарны ачу һәм ябу тантанасы стадионында Утны кабызу белән тәмамланачак.