2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

2013 командасы

«2013 командасы» проекты Татарстан Республикасы муниципаль районнарындагы гомуми урта белем бирү учреждениеләрендә тормышка ашырыла. Аны 2013 елда Казанда үтәчәк XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада Башкарма дирекциясе һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы оештыра.

Проект Татарстан Республикасы мәктәпләрендә укучыларның 2013 елгы Универсиада турында хәбәрдарлыгын арттыруга юнәлдерелгән.

Проектның максатлары

  • Татарстан Республикасы муниципаль районнарындагы гомуми урта белем бирү учреждениеләре укучылары арасында Универсиаданы популярлаштыру;
  • гомуми белем бирү учреждениеләре укучыларын волонтерлык хәрәкәтенә җәлеп итү;
  • волонтерлар командаларын төзү;
  • гомуми белем бирү учреждениеләре укучыларының шәхси һәм лидерлык сыйфатларын үстерү;
  • гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары арасында спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.

 

«2013 командасы» проекты дүрт этапта үткәрелә.

1нче этап – «Мәктәп» – 2012 елның сентябреннән октябрьгә кадәр Татарстан Республикасы муниципаль районнарындагы гомуми урта белем бирү учреждениеләрендә үткәрелә.

2нче этап – «Муниципаль» – 2012 елның октябреннән ноябрьгә кадәр район һәм шәһәр балалар иҗаты үзәкләрендә үткәрелә.

3нче этап – «Зона (читтән торып)» – 2012 елның ноябрендә уздырылачак.

4нче этап – «Республика» – 2012 елның декабрендә «Костер» балаларның сәламәтләндерү-белем бирү республика үзәгендә үткәреләчәк.

Элемтә

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең мәгариф учреждениеләре белән эшләү департаменты директоры Фәридә Шамил кызы Галиуллина, тел.: (843) 222-07-86;

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең мәгариф учреждениеләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе Надежда Владимировна Ванюхина, тел.: (843) 222-07-86;

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының тәрбия һәм өстәмә белем бирү бүлегенең әйдәп баручы белгече Жанна Вәис кызы Соркина, тел.: (843) 292-20-23.

 

«2013 командасы» проектын уздыру тәртибе турында положение
«2013 командасы» проектының мәктәп этабы турында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы хаты
«2013 командасы» проектын тормышка ашыру турында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы хаты
«Команда 2013. Регион» бәйгесе йомгаклары