Россиядә яшәүчеләр өчен 2011 елның иң истә кала торган чараларының берсе - FISU әләмен Казан шәһәренә тапшыру тантанасы булгандыр. Әлеге тамашаны миллионлаган тамашачылар шатланып та, горурланып та күзәтеп утырды. 2011 елның 24 августында әләм Татарстан башкаласына алып кайтылды. Казан исә әлеге шатлыклы вакыйганы Россиянең башка шәһәрләре белән дә бүлешергә булды.
Халыкара студентлар спорты федерациясенең (FISU) әләме эстафетасы Россиянең 15 шәһәрендә – Идел буе федераль округы төбәкләре башкалаларында, шулай ук Екатеринбург, Мәскәү һәм Санкт-Петербургта узды. Составында атаклы КАМАЗ-мастер булган Әләм эстафетасы автоколоннасы 1 сентябрьдә старт алды. Автомобиль колоннасы белән берьюлы сәяхәткә «Универсиада синең шәһәреңдә!» махсус поезды да кузгалды. Анда 2013 елгы Универсиаданы тәкъдир итүче танылган спортчылар, Универсиада Дирекциясе, студентлар һәм яшьләр, волонтерлар оешмалары, иң талантлы сәнгать коллективларыннан торган команда тупланган иде.
Россия Федерациянең күп кенә төбәкләрендә Универсиада әләме эстафетасын кабул итү чарасының Оештыру комитетын төбәкләрдәге җитәкчеләр шәхсән үзләре җитәкләделәр. Әлеге факт төбәкләрдә Универсиадага бик җитди игътибар бирелүен исбатлый. Россиянең студентлар үзәкләрендә оештырылган Универсиада көннәре кысаларындагы чараларда бик күп санда яшьләр катнашты.
Универсиада әләмен тантаналы шартларда үзәк урамнардан йөрттеләр. Кайбер шәһәрләрдә әләм автоколонна составында йөртелде, ә кайберләрендә “Универсиаданы каршылып!” дип аталган йөрештә катнашучылар йөртте. Өстән-өстән генә санаганда да, Универсиада әләме эстафетасы чараларында 300 меңнән артык кеше катнашты. 15 шәһәрдә Универсиада әләме эстафетасы чараларында катнашучылар «Без тынычлык өчен тавыш бирәбез!» акциясендә катнаштылар. Тынычлык өчен тавыш бирүче россиялеләр саны 20 меңнән артты. Шулай ук «2013 елга хат» акциясе кысаларында КАМАЗ-мастер автомобильләре бортларына урнаштырылган зур открыткаларга 2013 елда Казанда ил данын яклаячак Россия студентлар җыелмасына теләкләр тупланды. Әләм эстафетасы тәмамлангач, әлеге открыткалар Казанга җибәрелде. 2013 елда аларны Студентларның Бөтендөнья җәйге уеннары спорт корылмаларында урнаштырачаклар.