2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

VERSIA | DANCE AS YOU ARE

21-25 сентябрь, 2011 ел

Халыкара бию проекты

Россия/Казан

Россиядә беренче тапкыр төрле илләрдән җыелган иң яхшы биючеләр катнашында масштаблы бию марафоны уздырылды. Әлеге чара Казан Мэриясе һәм “Казан 2013” Башкарма дирекциясе ярдәме белән 2013 елгы Мәдәни Универсиада проекты кысаларында үткәрелде.

Халыкара бию марафоны 2011 елның 21-25 сентябрендә Казанда үтте. Чара барышында Татарстан башкаласында иң яхшы хореографлар, остазлар, бию дөньясында танылган профессионаллар, кино, мюзикл, театр артистлары, бию буенча чемпионнар мастер-класслар, очрашулар оештырды.

Фестивальдә катнашу өчен Казанга Россиянең 90 шәһәреннән, Әзәрбайҗан, Белоруссия, Израиль, Казахстан, Төрекмәнстан, Украина, Франция, Германия, АКШтан меңгә якын биюче җыелган иде.