2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Мәдәни Универсиада

Игенчеләр сарае каршындагы Казансу елгасы яры буенда урнашкан Универсиада паркы – Уеннарның мәдәни программасының йөрәге.

Биредә һәркем милли ризыкларны татып карый, сынлы сәнгать буенча мастер-классларда катнаша, Татарстан районнарыннан килгән фольклор коллективларының чыгышларын карый алачак. Моннан тыш, Уеннар партнерларының экспозицияләре, киләчәктә универсиадалар узачак «Сочи 2014»не тәкъдим итү видео стенды, «FIFA 2018» павильоны һәм әлбәттә сәхнә мәйданчыклары булачак.

Кичке программа вакытында 18:00 сәгатьтән башлап Парк сәхнәсендә «Мураками» рок-группасы, Егор Сесарев һәм TRUE JAZZBAND, JUKEBOX триосы, Аида Гарифуллина, Эльмира Калимуллина, шулай ук Россиянең төрле төбәкләреннән җыелган артист-волонтерлар чыгыш ясаячак.

Паркның чын бизәге – дөньякүләм танылган «Cirque de Soleil» шоу-тамашасы, ул Казан өчен махсус чыгыш әзерләде.

Паркның кичке программасы

Эш режимы һәм керү тәртибе

Парк көн саен эшли. Анда 12:00 дән 16:00 гә кадәр керү ирекле һәм бушлай, ә аннан соң керү, ягъни 16:00 дән башлап Универсиада спорт ярышларының нәкъ шул көненә алынган билетлары буенча башкарыла. Паркка Казанда үткәрелүче 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиаданың аккредитация бейджы белән дә кереп була. Кеше саны күбәеп парк сыйдырышлылыгын артып киткән очракта кертү вакытлыча туктатылып тора. Бирегә керү өчен фейс-тикшерү узарга да дресс-код таләбен үтәргә дә кирәк. Үз машиналарында килүчеләр өчен “Казан” милли-мәдәни үзәге янында парковка мәйданчыгы эшли.

Паркка керү кагыйдәләре

Паркка килгәнсең икән рәхим итеп тиешле кагыйдәләрне үтә. Моның өчен түбәндәге чикләүләр каралган:

  • үзең белән эт яисә шундый башка йорт хайваны китерү,
  • исереп яисә наркотик матдәләр кулланган хәлдә килү,
  • алкогольле эчемлекләр алып килү яисә аны эчеп утыру,
  • паркка койма аша керү,
  • җәмәгать тәртибен бозу,
  • парк территориясен чүп-чар белән пычрату,
  • велосипед, ролик, скейтбордта йөрү ,
  • басма-полиграфия продукцияне китереп тарату,
  • шартлаткыч матдәләр, салкын корал, ату кораллары алып килү катгый рәвештә тыела.

Шушы кагыйдәләргә буйсынмаган тәртип бозучылар хокук сагында торучыларга җавап тотачак.

Бу темага яңалыклар

Home_thumbnail_kaz_2374
Мәдәни Универсиада — ике атна бәйрәм!
18.07.2013  11:34 – Мәдәни Универсиада Фотоальбомны карарга

Якты, бай эчтәлекле, искиткеч матур тамашалы — бүген тәмамлана торган «Мәдәни Универсиада» проектын әнә шундый сүзләр белән тасвирларга була. Спектакльләр, концертлар, урам тамашалары һәм күргәзмәләр — Мәдәни Универсиада кысаларындагы чаралар 4 июльдән 18 июльгә кадәр Татарстан башкаласының барлык мәдәният учреждениеләрендә дә барды. Бу көннәрдә театрлар һәм музейлар үзенчәлекле режимда эшләделәр, Казан халкына һәм аның кунакларына үзләренең иң якты иҗат җимешләрен тәкъдим иттеләр.

Тулысынча укырга

Home_thumbnail_img_3733
"Шаляпин. Нуриев. Казан" фестивале зур гала-концерт белән төгәлләнде
18.07.2013  11:29 – Мәдәни Универсиада Фотоальбомны карарга

Казан Универсиадасының соңгы көнендә "Шаляпин. Нуриев. Казан" Халыкара фестиваленең зур гала-концерты узды. Фестиваль Мәдәни Универсиада кысаларында М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры бинасында узды.

Тулысынча укырга

Home_thumbnail_img_3672
Татарстан Республикасы Милли музеенда җанлы тарих
18.07.2013  11:20 – Мәдәни Универсиада Фотоальбомны карарга

Мәдәни Универсиада кысаларында, ТР Милли музеенда интерактив рәвештә костюмнар белән театральләштергән экскурсияләр уздырыла. Алар “ Җанлы экспозицияләр” дип атала.

Тулысынча укырга

Барлык Мәдәни Универсиада яңалыклары