2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

ЮНИ-резерв, ЮНИ-элита

Казан яшьләренең иҗади тормышы хәзер якынлашып килүче Универсиада белән тыгыз бәйләнгән. Сәхнәдәге чыгышларын алар хәзер бик еш милләтара дуслык, спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше темаларына багышлыйлар. Шәһәркүләм һәм республикакүләм фестивальләрдә катнашучылар XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадага әзерлек эшенә җәлеп ителгән. Алар Универсиадага биюләр, җырлар, шигырьләр, спектакльләр багышлыйлар.

Спортчылар тәрбияләү, волонтерлар әзерләү һәм беренчел чаралар үткәрү белән бергә Универсиаданы оештыручылар ЮНИ элита һәм ЮНИ резерв командалары да әзерлиләр. ЮНИ резерв командасына әле сәхнәдә беренче адым ясаучы, әмма инде үзен күрсәтергә өлгергән иҗади яшьләр кертеләчәк. ЮНИ элитага исә сәнгатьнең төрле өлкәләрендә уңыш казанган талантлы яшьләр эләгәчәк. Талантлар эзләү максатыннан «Казан 2013» Башкарма дирекциясе хезмәткәрләре республикада һәм Россия күләмендә үтә торган барлык иҗат конкурсларында да катнаша.

Проектның максаты

Проектның максаты — яшь талантлар эзләү. Проектның форматы төрле жанрда иҗат итүче яшьләрне дә үз канаты астына ала.

Нәтиҗәдә, эстрада җырчыларына да, рок һәм рэп культурасы вәкилләренә дә, халык биюләре белән шөгыльләнүчеләргә дә, эстрада биюе белән мавыгучыларга да, нәфис сүз осталарына, музыкант ирструменталистларга да тигез мөмкинлекләр тудырылган.

2011 елда проект кысаларында Казанда үтә торган «Созвездие-Йолдызлык», «Весенние выкрутасы 2011», «Весенняя капель - 2011», «Большая перемена 2011», «Ягымлы яз-2010», «Энергия рока», «Рок-волна 2011», «Рок-волна 2012» һәм «Студентлар язы» фестивальләрендә махсус «ЮНИ ЭЛИТА», «ЮНИ РЕЗЕРВ» номинацияләре кертелде.

Әлеге номанацияләрдә лауреат исемен алучылар өчен төп приз 2013 елгы Универсиада вакытында үтәчәк Мәдәни Универсиадада, Уеннарны ачу һәм ябу тантаналарында катнашу булачак.

  • «WELCOME TO KAZAN!» темасын иң яхшы яктыртучы номинациясе

  • Казан югары уку йортлары арасында «Студентлар язы» фестивале

  • «Созвездие-Йолдызлык» яшьләрнең республикакүләм ачык телевизион эстрада сәнгате фестивале

  • «Весенние выкрутасы 2011» Халыкара балалар һәм яшьләр сәнгате конкурс--фестивале

  • Казанның махсус урта белем бирүче уку йортлары арасында «Весенняя капель-2011» фестивале

  • Казанның урта белем бирүче уку йортлары арасында «Большая перемена 2011» фестивале

  • Казан студентларының «Ягымлы яз-2011» фестивале

  • Студентларның «Энергия рока» Бөтенроссия рок фестивале

  • Эстрада һәм джаз башааручылар арасында «Казан утлары» Халыкара студентлар конкврс -фестивале