2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Россия, Казан, Универсиада!

Song-main-345x230-tat

Талантлы, иҗади, музыкаль сәләте булган сәнгать әһелләре!

Ниһаять, ул көн килеп җитте!

«Казан 2013» Башкарма дирекциясе Казан һәм 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадага багышланган «Россия, Казан, Универсиада!» җыр бәйгесен игълан итә.

Бәйгенең төп максаты – Казан шәһәренә һәм 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадага багышланган төрле жанрдагы җырлар җыентыгын булдыру. Әлеге композицияләр Студентлар уеннарына әзерләнгән һәм ярышларны үткәргән вакытта музыкаль фон нигезен тәшкил итәчәк.

Җырлар 2012 елның 1 ноябреннән 2013 елның 1 февраленә кадәр culture@kazan2013.com электрон адресына кабул ителәчәк.

Бәйге җиңүчеләре түбәндәге номинацияләр буенча билгеләнәчәк:

  • «Казан турында иң яхшы җыр»
  • «Универсиада турында иң яхшы җыр»
  • «Спорт, син – дөнья!»
  • «Гран-При» (бәйгенең иң яхшы җыры өчен бирелә).

Гран-При яулаган җырга Универсиада вакытында күрсәтеләчәк видеоклип төшереләчәк.

Үз җырыгызны бөтен дөньяга ишеттерегез!

"Россия, Казан, Универсиада!" бәйгесен уздыру турында положение