2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Маша өчен могҗиза

Спектакльнең премьерасы көнне тамаша республиканың балалар йортларында һәм интернатларда тәрбияләнүче нәниләр өчен уйнадылар. Яңа ел тамашасын Казанның «Солнечный» тернәкләндерү үзәгенә йөрүчеләр, Киров һәм Авиатөзелеш районнарындагы балалар йортларында һәм интернатларда тәрбияләнүчеләр, 11нче балалар йортында тәрбияләнүчеләр, диабет белән авыручы инвалидлар берлегендәге балалар тамаша кылды

Һава торышы бозылып китү сәбәпле, тамашаны республиканың башка районнарындагы балалар йортларында, приютларда тәрбияләнүчеләр карый алмады. Шуңа да карамастан, премьерага 200дән артык бала җыелган иде.

Спектакльдән тыш нәниләр өчен Кыш Бабай һәм 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәге Универсиада талисманы булган барс малае Юни катнашында бәйрәм программасы әзерләнгән иде. Балалар уеннар уйнадылар, конкурсларда катнаштылар, Юни белән фотога төштеләр. Аларга Универсиада турында сөйләнде, Уеннарның атрибутикасы төшерелгән бүләкләр тапшырылды.