2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Язгы марафон

2013 елда Казанда үтәчәк XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадага әзерлек һәм мәдәни-агарту чаралары үткәрү максатыннан 2011 елның мартында Татарстан башкаласында «Изумрудный город» театры «Язгы марафон» акциясе үткәрде.

Әлеге акция кысаларында түбәндәге спектакльләр күрсәтелде:
- 3 яшьтән 10 яшькәчә балалар — «Чудо для Маши» («Маша өчен могҗиза») маҗаралы әкияте. Биредә җан кергән уенчыклар һәм маҗаралы вакыйгалар яшь тамашачыларны әкият дөньясына алып кереп китә;
- 11 яшьтән 14 яшькәчә балалар өчен — «Сочинение на тему…». Спектакльдә хәзер актуаль булган проблема - өлкәннәр һәм балалар, укучылар һәм укытучылар арасындагы каршылыклар темасы күтәрелә;
- 15 яшьтән 17 яшькәчә балалар өчен — «С широко открытыми глазами». Спектакльдә Бөек Ватан сугышы чорындагы вакыйгалар чагылыш таба.

Акцияләр вакытында Татарстан Республикасында яшәүчеләр Стөдентларның Бөтендөнья җәйге Уеннары турында мәгълүмат алды. Аларга видеороликлар күрсәтелде, мәгълүмати продукция өләшенде, акциядә катнашучы балалар интерактив чараларга җәлеп ителде. Әлеге чаралар барысы да балаларны спорт белән кызыксындыру һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауны максат итеп куйган иде.

Бугульма: 9-11 марта

Альметьевск: 22-23 марта

Нижнекамск: 7-8 апреля

Елабуга: 1-2 апреля