2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Мәрхәмәт

Казанда 2013 елда үтәчәк XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиаданың рәсми тантаналарын һәм мөһим мәдәни-имидж программаларын әзерләү һәм үткәрү буенча 2010-2013 елларга Комплекслы концепция чараларының берсе – «Мәрхәмәт» хәйрия проекты.

Әлеге проект социаль яклауга мохтаҗ булган катлауларга ярдәм итү максатыннан тормышка ашырыла. Проект кысаларында Россия һәм Татарстанның иҗат коллективлары катнашында хәйрия концертлары бирү каралган. Әлеге концертлар социаль яклауга мохтаҗ катлам өчен оештырылган махсус учреждениеләрдә үткәрелә. Проект кысаларында үткәрелә торган барлык акцияләр, чаралар да Универсиада идеяләрен җәелдерү максатыннан үткәрелә.

2010 елның 27 августында проектның беренче карлыгачы – «Без мәктәпкә әзерләнәбез» акциясе оештырылды. Әлеге акцияне «Казан 2013» Башкарма дирекциясе» республика күләмендә үткәрелә торган «Баланы мәктәпкә җыябыз!» акциясенә багышлап үткәрделәр. Акция барышында «Солнечный» тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр өчен бүләкләр әзерләнде.

 

Язгы марафон

2013 елда Казанда үтәчәк XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадага әзерлек һәм мәдәни-агарту чаралары үткәрү максатыннан 2011 елның мартында Татарстан башкаласында «Изумрудный город» театры «Язгы марафон» акциясе үткәрде.

«Маша өчен могҗиза»

Спектакльнең премьерасы көнне тамаша республиканың балалар йортларында һәм интернатларда тәрбияләнүче нәниләр өчен уйнадылар. Яңа ел тамашасын Казанның «Солнечный» тернәкләндерү үзәгенә йөрүчеләр, Киров һәм Авиатөзелеш районнарындагы балалар йортларында һәм интернатларда тәрбияләнүчеләр, 11нче балалар йортында тәрбияләнүчеләр, диабет белән авыручы инвалидлар берлегендәге балалар тамаша кылды