2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Мәдәни Универсиада

2013 елгы Универсиада Халыкара мультиспорт чарасы - “Мәдәни Универсиада” проекты кысаларында үткәрелә торган чын сәнгат бәйрәме һәм гореф-гадәтләр фестивале булачак. Ул Бөтендөнья студентлар Уеннары тарихында беренче тапкыр уздырыла.

Проект 2010 елда, төп мәдәни-имидж программаларына һәм Универсиада тантаналарына әзерлек кысаларында, Татарстан һәм Россиянең иҗат даирәләре вәкилләрен җәлеп итү максатында эшли башлады. Алай гына да түгел, “Мәдәни Универсиада” эгидасы астында уздырылган чаралар яшьләрнең киң җәмәгатьчелеген мәдәни чараларга җәлеп итү мөмкинлеге бирде.

Уеннар узган көннәрдә Казан халкы һәм кунаклары Россиядә яшәүче халыкларның мәдәниятеннән тыш, бүтән чит илләрнең гореф-гадәтләре, хәзерге заман сәнгате шедеврлары белән дә танышачак. Шәһәрдә бәйрәм рухы, бәйрәм атмосферасы тудырырга аерым бер режимда эшләүче мәдәният учреждениеләре булышачак.

Теләге булган һәрбер кеше опера-балет фестивален, Рахманинов исемендәге “Ак сирень” III Халыкара фестивален, «Сабантуй» бәйрәмен манзара кыла, театр һәм музейларга, циркка бара ала.

Проектның бер мәйданчыгы аерым игътибарга лаек, ул – Игенчеләр сарае каршындагы Казансу елгасы яры буенда урнашкан Универсиада паркы.

Бу темага яңалыклар

Home_thumbnail_kaz_2374
Мәдәни Универсиада — ике атна бәйрәм!
18.07.2013  11:34 – Мәдәни Универсиада Фотоальбомны карарга

Якты, бай эчтәлекле, искиткеч матур тамашалы — бүген тәмамлана торган «Мәдәни Универсиада» проектын әнә шундый сүзләр белән тасвирларга була. Спектакльләр, концертлар, урам тамашалары һәм күргәзмәләр — Мәдәни Универсиада кысаларындагы чаралар 4 июльдән 18 июльгә кадәр Татарстан башкаласының барлык мәдәният учреждениеләрендә дә барды. Бу көннәрдә театрлар һәм музейлар үзенчәлекле режимда эшләделәр, Казан халкына һәм аның кунакларына үзләренең иң якты иҗат җимешләрен тәкъдим иттеләр.

Тулысынча укырга

Home_thumbnail_img_3733
"Шаляпин. Нуриев. Казан" фестивале зур гала-концерт белән төгәлләнде
18.07.2013  11:29 – Мәдәни Универсиада Фотоальбомны карарга

Казан Универсиадасының соңгы көнендә "Шаляпин. Нуриев. Казан" Халыкара фестиваленең зур гала-концерты узды. Фестиваль Мәдәни Универсиада кысаларында М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры бинасында узды.

Тулысынча укырга

Home_thumbnail_img_3672
Татарстан Республикасы Милли музеенда җанлы тарих
18.07.2013  11:20 – Мәдәни Универсиада Фотоальбомны карарга

Мәдәни Универсиада кысаларында, ТР Милли музеенда интерактив рәвештә костюмнар белән театральләштергән экскурсияләр уздырыла. Алар “ Җанлы экспозицияләр” дип атала.

Тулысынча укырга

Барлык Мәдәни Универсиада яңалыклары