Баш бит
- Безгә кушылыгыз -
FISU конференциясе
«Университетлар һәм Олимпия спорты: ике модель – бер максат» FISU конференциясе
FISU конференциясе Казанда 2013 елның 14-17 июлендә булачак. Конференциянең секцияләре Универсиада авылында үтәр, дип көтелә. Конференция тәмамланганнан соң, катнашучылар XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада ярышларын һәм Уеннарның ябылу тантанасын күзәтә алачак.
Конференциянең секцияләрендә түбәндәге темалар каралачак:
- Университетлар һәм Олимпия спортының тарихи, мәдәни һәм социаль аспектлары
- Универсиада һәм Олимпия уеннары мирасының өстенлекләре
- Студент-спортчылар арасында ике юнәлештәге карьера проблемалары
- Университет һәм Олимпия спортында ММЧ роле
- Университетлар һәм Олимпия спортында күнегелгән һәм инновацияле технологияләр
- Сәламәт яшәү рәвеше: милләтне сәламәтләндерү эшенә Университетлар һәм Олимпия спорты нинди өлеш кертә ала?
- Төрле белем бирү системаларында спортның урыны
- Университетлар һәм Олимпия спортында хатын-кызларның роле
Конференцияне оештыручылар:
- Халыкара студентлар спорты федерациясе (FISU)
- «2013 елда Казанда үтәчәк XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада Башкарма комитеты» коммерцияле булмаган автоном оешмасы
- Идел буе дәүләт физкультура, спорт һәм туризм академиясенең FISU Халыкара белем бирү үзәге
- Россия студентлар спорты берлеге
Без Сезне 2013 елның июлендә Казанда күрергә бик шат булырбыз. Бергәләп Университетлар һәм Олимпия спорты үсешенең хәзерге һәм киләчәк язмышы турында фикер алышырбыз!