2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Велосәяхәт

Bicycle-trip-main

2013 елгы Уеннарның башкаласында яшәүче велосипед туризмы белән шөгыльләнүче спортчылар Павел Грачев һәм Ален Хәйруллин Универсиада алдыннан велосипедта Җир тирәли сәяхәткә чыгып китәргә карар кылганнар. Велосипедларда Җир тирәли сәяхәт 2013 елда Казанда үтәчәк XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадага багышлана. Сәяхәтне оештыру идеясе тагын бер вакыйгага бәйле. Уеннарга кадәр нәкъ йөз ел элек, 1913 елда чыгышы белән Казаннан булган Онисим Панкратов Җир тирәли ике елга сузылган сәяхәтен төгәлләгән.

Велосипедта Җир тирәли сәяхәт 2013 елда үтәчәк XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада идеяләрен җәелдерү һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан оештырыла. Сәяхәт вакытында спортчылар халык белән очрашачаклар, аларга Универсиада турында сөйләячәкләр. Сәяхәт вакытында тупланган материал алга таба документаль фильм ясау өчен кулланылачак.

Велосипедларда сәяхәт Татарстан Республикасы Президенты, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, «Казан 2013» Башкарма дирекциясе ярдәмендә үтә.

Спортчылар

Павел Грачев - 47 яшь, инглиз теле һәм тарих укытучысы, 22 ел велосипед туризмы белән шөгыльләнә, велосипед туризмы буенча Россиянең бронза призы иясе.

Ален Хәйруллин - 26 яшь, IT-инженер, 10 ел велосипед туризмы белән шөгыльләнә, «Россия башкалалары 2011» велойөреше һәм велосипед спорты белән бәйле башка чараларның оештыручысы һәм катнашучысы.

Маршрут

Спортчылар Казаннан Җир тирәли сәяхәткә 2012 елның 3 ноябрендә чыгып китәләр. Казанга алар 2013 елның 6 июлендә - 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиаданың ачылу тантанасына әйләнеп кайтырга тиеш. Велосипедларда сәяхәт вакытында алар 13 илдә булачаклар, 21 000 чакрым юл үтәчәкләр. Маршрут моңа кадәр үзләрендә Студентларның бөтендөнья Уеннарын кабул иткән шәһәрләр аша үтә: Варшава (1924), Париж (1928, 1937), Турин (1933, 1959, 1970, 2007), Мәскәү (1973),Пекин (2001), Харбин (2009).

Маршрут

ВКонтактеYoutube

Яңалыклар

Home_thumbnail_nasr9962
Казан велосипедчылары дөнья тирәли сәяхәтне Универсиада стеласы янында төгәлләде
03.07.2013  17:31 – Рәсми хроника Фотоальбомны карарга

Дөнья тирәли сәяхәт ясаган Казан велосипедчылары Ален Хәйруллин һәм Павел Грачев 2013 елгы XXVII Бѳтендѳнья җәйге Универсиаданың ачылуына өч көн кала Татарстан башкаласына кайттылар.

Тулысынча укырга

Home_thumbnail_l-z2n_tbytk
Казан велосипедчылары Омскка килеп җиттеләр
14.06.2013  13:36 – Рәсми хроника

Казандагы 2013 елгы Универсиада һәм Онисим Панкратовның җир тирәли сәяәхәтенә 100 ел тулу уңаеннан дөнья тирәли сәяхәткә чыгып китүче Казан велосипедчылары Ален Хәйруллин белән Павел Грачев көннән-көн өйгә таба якыная баралар.12 июньдә кич беән алар Омск шәһәренә килеп җиттеләр.

Тулысынча укырга

Home_thumbnail_dmzkc9u7ipm
Казан велосипедчылары Иркутскта фикердәшләрен очратты
20.05.2013  10:03 – Рәсми хроника

Казан велосипедчылары Россия киңлекләре буйлап сәяхәтләрен дәвам итәләр, һәм инде Иркутскка килеп җитте.

Тулысынча укырга

Все новости велокругосветки