«2013 илчесе» исемен Россиянең атаклы спортчылары, шулай ук иҗат элитасы вәкилләре йөртә. «2013 илчесе»нең бурычы – Универсиада идеяләрен пропагандалау, студентлар спорты, туризм һәм сәламәт яшәү рәвеше кыйммәтләрен тарату һәм үстерү.
Россия футболисты, сакчы, Казанның “Рубин” клубы капитаны, Россия җыелмасы уенчысы, Европа чемпионатларында катнашучы (2004, 2012).
Байдаркада һәм каноэда ишү буенча Атказанган спорт мастеры; 2008 елда Пекинда үткән Олимпия уенарының көмеш призеры; ике тапкыр Дөнья чемпионы; биш тапкыр Европа чемпионы.
"Кызганычка, мин беркайчан да Универсиадаларда катнашмадым. Халыкара студентлар спорты федерациясе катнашучыларның яшен бераз арттырса, мин бик шат булачакмын. Минем өчен Универсиада илчесе булу бик зур дәрәҗә. Мин 2008 елда Пекинда үткән Олимпия уеннарында катнаштым. Андагы спорт инфраструктурасына, Олимпиадага әзерлекнең югары дәрәҗәдә булуына бик сокланып кайткан идем. Казанда соңгы елларда нинди эшләр башкарылуын исәпкә алсак, безнең Универсиада Шеньчжэньдәге Универсиада дәрәҗәсен узып китеп, Пекиндагы Олимпия уеннары дәрәҗәсенә якынаячак, дип әйтергә мөмкин. Мин Казан Универсиада идеяләрен массакүләм җәелдерергә, яшьләргә халыкара студентлар спорты турында сөйләргә һәм барысын да Казанга Универсиада чакырырга әзер."
Россиянең атказанган спорт мастеры; ике тапкыр Олимпия чемпионы, ике тапкыр дөнья чемпионы; Россия биатлон тарихында беренче тапкыр Дөнья кубогы иясе. Алты тапкыр Олимпия уеннарында катнашкан. “Динамо” (Свердловск/Екатеринбург) өчен чыгыш ясаган спортчы. 2008 елдан Свердловск Өлкә Думасы депутаты. Россиянең биатлон буенча җыелма командасының тренер-консультанты.
"Студент чагымда мин Бөтендөнья Универсиадаларда катнашырга хыялландым, әмма һәрвакыт диярлек студентлар Уеннары Олимпиадалар вакытына туры килә иде. Универсиада безнең илдә – Казан шәһәрендә узачагын белгәч, мин, бөтен кирәкле җиһазларны алып, 2013 елгы Универсиадада ату буенча ярышларда катнашырга әзерләнә башладым. Әмма күптән түгел генә миңа Студентларның Бөтендөнья җәйге Уеннарында катнашучылар өчен яшь буенча чикләүләр барлыгын әйттеләр (көлә). Ә чынлап әйтсәк, хәзер, Свердловски өлкәсе Канун чыгару җыены депутаты вазыйфасында мин төбәктә спорт һәм спорт инфраструктурасы үсеше мәсьәләләре белән шөгыльләнәм. Шуңа да бүген лаеклы рәвештә Россиянең спорт башкаласы исемен йөрткән Казанның тәҗрибәсе минем өчен бик кызык. Мин бу шәһәрдә булып кайтырга хыялланам, ә Универсиада башланганчы Россия җәмәгатьчелеге арасында халыкара студентлар спорты хәрәкәте идеяләрен тарату белән шөгыльләнергә әзермен."
Нәфис гимнастика буенча атказанган спорт мастеры, 2008 елгы XXIX җәйге Олимпия уеннары (2008) җиңүчесе, Дөнья (2007) һәм Европа (2008) чемпионы.
Җиңел атлетика буенча Халыкара класслы спорт мастеры; дөнья чемпионы, 18 яшькәчә кызлар арасында ике тапкыр дөнья рекордчысы; шәхси һәм команда зачетында Дөнья кубогы иясе; Олимпия уеннарында катнашкан спортчы.
"Мин әлеге вазыйфаны лаеклы башкарырга тырышырмын. Туган шәһәремне, республикамны Студентларның Бөтендөнья уеннары үткәрү хокукы алган туган илемне тәкъдим итү минем өчен бик мөһим. Беренче чиратта спорт карьерамны үстерү белән шөгыльләнсәм дә, Универсиада илчесе миссиясе дә тормышымдагы мөһим этап булып тора. Россия спортчыларына һәм студентларына файдам тияр, дип өметләнәм. "