«2013 илчесе» исемен Россиянең атаклы спортчылары, шулай ук иҗат элитасы вәкилләре йөртә. «2013 илчесе»нең бурычы – Универсиада идеяләрен пропагандалау, студентлар спорты, туризм һәм сәламәт яшәү рәвеше кыйммәтләрен тарату һәм үстерү.
Синхрон йөзү буенча атказанган спорт мастеры; өч тапкыр Олимпия чемпионы, тугыз тапкыр Европа чемпионы, күп тапкырлар Европа һәм Дөнья кубогы иясе. Күп тапкырлар Россия чемпионы. Бүген Мария Киселева – танылган телевидение алып баручысы, РФ Президенты карамагындагы физик тәрбия һәм спорт Советы президиумы әгъзасы.
"Минем өчен яңа, иҗтимагый әһәмияткә ия дәрәҗәне үзем укыган югары уку йортында, 2013 елда Казанда узачак Бөтендөнья җәйге Универсиадага багышланган чарада алуым бик күңелле. Студент чагымда, кызганыч, Универсиадаларда катнашмадым, әмма Олимпия уеннарында ил данын якладым, шуңа күрә андый мультиспорт форумнарының бөтен дөньядан спортка гашыйк, күзләре җиңү омтылышы белән янган, соңыннан тугры дуслар булачак меңләгән кешеләрне берләштерә. Россия шәһәре Казан 40 ел узганнан соң студентлар спортының төп халыкара вакыйгасын безнең илдә үткәрү хокукын яулап бик шәп. Киләчәк Универсиада турында иксез-чиксез илебезнең һәр почмагында белүләре, «Безнең Универсиада» дип әйтеп, Уеннар башлануын гомуммилли бәйрәмне сыман көтүләре күңелле. Илебезнең 15 шәһәрен колачларга өлгергән Халыкара студентлар спорты федерациясе әләме эстафетасы ярдәмендә без бөтен Россиянең Уеннарга әзерләнүенә инандык, чөнки бу безнең өчен бөтендөнья спорт державасы дәрәҗәбезне дәлилләү мөмкинлеге."
РФ Президенты премиясе стипендиаты, Splash 2008 Бөтенроссия конкурсы, Урбания 2009 җиңүчесе, 2010 елгы Ванкувер Олимпиадасында һәм 2009 елгы Белград Универсиадасында катнаша, Россиянең битбокс-сәхнәсендә беренче булып Korg Kaoss Pad3 аппаратурасыннан файдалана башлый.
К-1, ММА, Muay Thai буенча 8 тапкыр Дөнья чемпионы, BUSHIDO буенча 5нче Данлы кара пута иясе
"Һәр континент әзерләнә, нәкъ безнең сыман. Универсиада көтә, чакыра Казан. Мин теләмим булырга бары катнашучы, Мин — чемпион, мин — бит җиңүче. Безгә тиңнәр юк бөтен дөньяда, Россия әләмен күтәрик югарыга! Һәр спортчы ишетсен, белсен һәр бала: Юни, барс малае, ыргыла алга!"
Байдаркаларда ишү буенча халыкара класслы спорт мастеры, Европа чемпионы (2011); Дөнья чемпионатының көмеш призы иясе (2011).
"Европа чемпионатында җиңү – әлегә минем тормышымның иң зур казанышы. Белгечләр әйтүенчә, мин, хатын-кызлар арасында ялгыз ишү буенча соңгы 32 елда илгә беренче җиңү алып кайтып, үз исемемне Россия спорты тарихына керткәнмен. Бу уңышымны 2012 елда Лондонда узачак Олимпия уеннарында да кабатларга телим. Аннан соң, әлбәттә, 2013 елда Казанда узачак Универсиаданы максат итеп куям. Университетым, бөтен Саратов өлкәсе миңа ышана. «2013 елгы Универсиада илчесе» дәрәҗәсе минем өчен күңелле, әмма көтелмәгән булды. Мин Россиянең Студентларның Бөтендөнья җәйге Уеннары кебек дәрәҗәле халыкара чараны үткәрү хокукын яулавы белән бик горурланам. Өйдә, үз ватаныңа чыгыш ясау – спортчы өчен әйтеп бетергесез бәхет. Шуңа күрә мин 2013 елгы Казан Универсиадасын тәкъдим итү һәм Уеннарны иң югары оештыру һәм эмоциональ дәрәҗәдә үткәрү өчен барысын да эшләячәкмен."
Россия волейболчысы, Казанның «Зенит» командасының һәм Россия җыелмасының блоклаучысы, XXX Олимпия уеннары (Лондон, 2012) чемпионы, Россиянең атказанган спорт мастеры.