«2013 илчесе» исемен Россиянең атаклы спортчылары, шулай ук иҗат элитасы вәкилләре йөртә. «2013 илчесе»нең бурычы – Универсиада идеяләрен пропагандалау, студентлар спорты, туризм һәм сәламәт яшәү рәвеше кыйммәтләрен тарату һәм үстерү.
Дзюдочы, Европа Кубогы иясе; 2011 елда Шеньчжэнь шәһәрендә (Кытай) үткән XXVI Бөтендөнья җәйге Универсиадада көмеш медаль иясе; күп тапкырлар Россия чемпионаты һәм кубогы иясе. 2010 елгы Дөнья кубогының бронза призеры.
"Универсиада илчесе булу мөмкинлеге белән чиксез горурланам. Казандагы Уеннар спортчылар һәм яшьләр өчен чып-чын бәйрәм булсын өчен без бергәләшеп барысын да эшләргә тиеш."
Россия волейболчысы, Казанның «Зенит» командасының һәм Россия җыелмасының диагональчесе, XXX Олимпия уеннары (Лондон, 2012) чемпионы, Россиянең атказанган спорт мастеры.
Журналист, Беренче каналда алып баручы. Татарстан телевидениеләрендә эшли башлый. 18 яшендә беренче тапкыр КВНчылар белән Беренче каналга эләгә. Соңрак ул Америка медиа компанияләрендә белем күтәрү курслары уза. Озак та үтми, аны Беренче каналга чакыралар.
"Минем өчен Универсиада Олимпиадага караганда да кыйммәтрәк. Олимпиада каядыр еракта, ул әле күңелгә якын түгел, ул әле 2014 елда гына узачак. Ә Универсиада инде 2013 узачак, өстәвенә, ул Казанда үтәчәк."
Велосипед спорты буенча 2011 елда Шеньчжэнь шәһәрендә (Кытай) үткән XXVI Бөтендөнья җәйге Универсиаданың бронза призеры; Россия дәүләт физкультура университетында укый.
"Миңа кайчандыр спорт карьерамны башларга этәргеч ясаган бөек чемпионнар белән беррәттән 2013 елгы Универсиада илчесе булу бик күңелле. Казанда узачак Студентларның Бөтендөнья җәйге уеннарында җиңү яулаячак йөзләгән булачак чемпионнарны физик культура һәм югары казанышлар спорты белән шөгыльләнергә илһамландыра алырбыз, дип ышанам."
Халыкара класслы спорт мастеры. 1991 елда Шеффилд шәһәрендә (Англия) үткән Универсиада чемпионы, Штутгарт шәһәрендә (Германия) үткән Дөнья чемпионатында 100 м.га каршылыклар аша йөгерү буенча көмеш призер.
"Мин 2013 елгы Универсиада минем илемдә узачагы белән чиксез горурланам, ә «Универсиада илчесе» дәрәҗәсе – минем өчен аерым кыйммәткән ия дәрәҗә. Мин бу исемгә лаек булырга һәм 2013 елда Казанда узачак XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада идеяләрен пропагандалауга кулдан килгәнчә өлеш кертергә тырышачакмын."