«2013 илчесе» исемен Россиянең атаклы спортчылары, шулай ук иҗат элитасы вәкилләре йөртә. «2013 илчесе»нең бурычы – Универсиада идеяләрен пропагандалау, студентлар спорты, туризм һәм сәламәт яшәү рәвеше кыйммәтләрен тарату һәм үстерү.
Спорт гимнастикасы буенча Россиянең атказанган спорт мастеры; ике тапкыр Олимпия чемпионы (2000), ике тапкыр дөнья чемпионы (1999, 2002), ике тапкыр Европа чемпионы (2000, 2002), Россия чемпионы (1999), Америка кубогы иясе (2001), 2010 елда суга сикерүче Юрий Кунаков белән бергә «Жестокие игры» телепроектында җиңүче булды.
"Россиядә Универсиада үткәрү – Россия студентларының барысы өчен дә зур бәхет. Казандагы Уеннарны оештыручылар мине 2013 елгы Универсиада илчесе сыйфатында күрергә теләүләрен белү минем өчен бик күңелле булды."
Нәфис гимнастика буенча атказанган спорт мастеры, Россия җыелма командасы спортчысы (2000 елдан). Гимнастика буенча (команда турниры) ике тапкыр Олимпия чемпионы (2004, 2008 еллар), ике тапкыр дөнья чемпионы (2003, 2005 еллар); 2005 елда Европа чемпионы. Түбән Новгородта яши, “Динамо” спорт җәмгыяте өчен чыгыш ясый. Дуслык ордены белән бүләкләнгән (2005).
"Студентларның Бөтендөнья уеннары Олимпиаданың генераль репетициясе булып тора. Җыелма командалар өчен спорт резервлары әзерләү уңаеннан да, яшьләрне халыкара спорт рухына җәлеп итү чарасы буларак та. Мин Казандагы Уеннарның иң югары дәрәҗәдә үтәчәгенә чын күңелдән ышанам. Шәһәрдә инде бүгеннән үк спортны үстерү өчен уникаль мөмкинлекләр тудырылган, бихисап спорт корылмалары төзелгән. 2013 елгы Универсиада кебек кызыклы. Грандиоз спорт чарасының илчесе булу бурычы нәкъ менә миңа тапшырылу минем өчен бик мөһим."
Россия ватерполисты, Россиянең атказанган спорт мастеры, Олимпиада көмеш призеры (Сидней, 2000), Олимпиада бронза призеры (Афина, 2004), Ихтыяр көче Уеннары җиңүчесе (Нью-Йорк, 1998), Дөнья чемпионаты бронза призеры (Фукуока, 2001), Дөнья Лигасы җиңүчесе (Греция, 2002), Дөнья кубогы иясе (Белград, 2002), Европа чемпионаты бронза призеры (Севилья, 1997). «Синтез» ватерпол командасы тренеры (Казан).
"Минем төп максатым – су полосы буенча Россия чемпионаты. Мин, хәзер инде «Синтез» ватерпол командасының тренеры буларак, бу ярышта җиңү яуларга телим!"
Мари дәүләт университетының “Политехник” баскетбол командасы уенчысы; спорт мастерлыгына кандидат; Россия яшьләр җыелма командасы уенчысы; Мари дәүләт университетында белем ала.
"2013 илчесе» дәрәҗәсе – спорт карьерамны уңышлы үстерүгә этәргеч. Хәзер минем максатым – үзебездә, Россиядә узачак Универсиадада җиңү."
Россия рапирист-спортчысы, Россиянең атказанган спорт мастеры, җәйге Олимпиада уеннары (Лондон, 2012) көмеш призеры, Дөнья чемпионаты (2009), Европа чемпионаты (2012) көмеш призеры, 2012 елгы Европа чемпионатында – бронза, XXVI Бөтендөнья җәйге Универсиадасында (2011) – алтын, Россия кубогында (2011) көмеш медаль иясе.