«2013 илчесе» исемен Россиянең атаклы спортчылары, шулай ук иҗат элитасы вәкилләре йөртә. «2013 илчесе»нең бурычы – Универсиада идеяләрен пропагандалау, студентлар спорты, туризм һәм сәламәт яшәү рәвеше кыйммәтләрен тарату һәм үстерү.
Спорт аэробикасы буенча Халыкара класслы спорт мастеры; 2011 елда Шеньчжэнь шәһәрендә (Кытай) үткән XXVI Бөтендөнья җәйге Универсиадада ике көмеш, бер бронза медаль иясе; җиде тапкыр Россия чемпионы; 2009 елда Дөнья кубогы иясе; Гаосюн шәһәрендә (Тайвань) үткән Бөтендөнья уеннарында ике тапкыр бронза призер; 2011 елда Европа чемпионы; М.В.Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты студенты.
"Әгәр дә уңышка ирешергә телибез икән, безнең өчен идеаль Универсиада – күбрәк алтын медальләр яулау. Гомумән, Универсиада ул – яшьлек, студентлар бердәмлеге, безнең илдәге студентларның гына түгел, ә дөньяның төрле почмакларыннан җыелган яшьләрнең дуслашуы."
Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры. III Халыкара С.С. Прокофьев исемендәге дирижерлар конкурсы лауреаты. Россиянең атказанган артисты. Казанда үкәрелүче дүрт халыкара музыкаль фестивальнең («Рахлин сезоннары», «Ак сирень», «Казан көзе», «СONCORDIA») сәнгать җитәкчесе.
"Универсиада дирекциясе» ярдәме белән мин үз хыялыма якынайдым, чөнки Юрий Абрам улы Башмет — 2014 елда Сочида узачак Мәдәни Олимпиада илчесе. Мин дә үзем өчен яңа дәрәҗәле миссияне тормышка ашыру өчен канатланып эшләячәкмен."
Җиңел атлетика буенча атказанган спорт мастеры; 2004 елда Грециядә үткән (Афина) XXVIII җәйге Олимпия уеннарының бронза призеры; 2005 елда Дөнья чемпионаты призеры, Спорт йөреше буенча Дөнья кубогы җиңүчесе (2002, 2004).
"Универсиада – кече Олимпия уеннары ул. Бу дөньяның бөтен илләренең иң көчле вәкилләренең форумы һәм Олимпиадалар өчен якын киләчәктәге спорт резервы. Мин Россиягә – Студентларның Бөтендөнья уеннарын үткәрү, ә миңа – үземнең кече ватанымда Универсиада илчесе булу хокукын бирүләре белән горурланам. Йөкләнелгән миссия кысаларында мин илебездәге студентлар спортының яңарышы һәм динамикалы үсешен тәэмин итүдән гыйбарәт булган идеяләрне таратучы булачакмын."
Хоккейчы, «Ак Барс» командасы һөҗүмчесе, капитаны, Россия җыелма командасының экс-капитаны. Россиянең атказанган спорт мастеры (1998). «Крылья Советов» (Мәскәү) клубы шәкерте. 1998 елгы Олимпия Уеннарының (Нагано) көмеш призеры, 2008 һәм 2009 елларда хоккей буенча дөнья чемпионы. 2010 елгы Олимпия Уеннары (Ванкувер) катнашучысы. Россия җыелмасы һәм Казанның «Ак Барс» командасы составында күпсанлы югары нәтиҗәләр иясе. «Ватан каршында хезмәте өчен» орденының II дәрәҗәдәге медаленә лаек (2009 ел, 30 июнь).
Россия волейболчысы, Казанның «Зенит» командасының һәм Россия җыелмасының либерочысы, XXX Олимпия уеннары (Лондон, 2012) чемпионы, Россиянең атказанган спорт мастеры, XXVI Бөтендөнья җәйге Универсиадасында (2011) җиңүче, 2011 елда Россия кубогы иясе, 2010 һәм 2011 елларда Россия чемпионы, Россия кубогы финалисты, Россия кубогы бронза призеры, Россия суперкубогы иясе (2010, 2011, 2012), Чемпионнар лигасы җиңүчесе һәм финалисты.