«2013 илчесе» исемен Россиянең атаклы спортчылары, шулай ук иҗат элитасы вәкилләре йөртә. «2013 илчесе»нең бурычы – Универсиада идеяләрен пропагандалау, студентлар спорты, туризм һәм сәламәт яшәү рәвеше кыйммәтләрен тарату һәм үстерү.
Jukebox Trio уникаль стильдә чыгыш ясый: композицияләрен а капелла белән битбоксны берләштергән «стрит-бит а капелла» техникасында башкара. Композицияләр бары өч тавыш ярдәмендә генә тудырыла, бер уен коралы да файдаланылмый. Үз җырларын да иҗат итә, дөньякүләм хитларның кавер-версияләрен дә булдыра. 2006 елда Jukebox Юрмалада узган «Новая волна-2006» фестивалендә Алла Пугачеваның махсус призына лаек була. 2007 елда – «Усадьба.Джаз» фестиваленең хедлайнеры (Архангельское утары, Санкт Петербург).
2011 елда Шеньчжэнь шәһәрендә (Кытай) үткән XXVI Бөтендөнья җәйге Универсиаданың алтын медале иясе; 2010 елда Россия чемпионы, 2011 елда Дөнья кубогының бронза призеры.
"Шундый масштаблы яшьләр форумын үткәрү хокукын безгә бирүләре турындагы уйдан гына да күңелем туган илем өчен горурлык хисе белән тула. Без Казанда тарихта иң яхшы Универсиада үткәрә алырбыз, дип ышанам."
Опера җырчысы. «Академик вокал» номинациясендә «Елның иң яхшы тавышы» буларак, Ф.И. Шаляпин исемендәге фонд стипендиаты. Татарстан башкаласында уздырылган чараларның даими катнашучысы.
"Туган шәһәремне һәм республикамны халыкара аренада күрсәтү — минем өчен бик зур дәрәҗә һәм җаваплылык. Мин барлык Казанлыларны бүгенге Россия тарихындагы уникаль спорт вакыйгасына карата битараф булмаска һәм әзерлек чараларына кушылырга өндим."
Россия волейболчысы, Казанның «Зенит» командасының һәм Россия җыелмасының үзәк блоклаучысы, XXX Олимпия уеннары (Лондон, 2012) чемпионы, Россиянең атказанган спорт мастеры.
Суга сикерүче, атказанган спорт мастеры. 2000 елда үткән Олимпия уеннарында көмеш медаль иясе; ике тапкыр дөнья чемпионы. “Ватан алдындагы хезмәтләре өчен” медале иясе.
"Мин студентлар спортын тырышып пропагандаларга, Универсиада идеяләрен җәелдерергә әзер, чөнки, ышанып әйтәм: Студентларның Бөтендөнья уеннары – яшьләр арасында уникаль ярыш, аның мохите белән Олимпиада гына тиңләшә ала."