2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

«U-Media» спорт журналистлары мәктәбе

Academy_fisu_journalist_school-big

«U-media»: көтеп алган мәктәп

FISU Халыкара укыту-белем бирү үзәге “Казан 2013” Башкарма дирекциясе белән берлектә Идел буе спорт һәм туризм академиясе базасында “U-Media” спорт журналистлары мәктәбе” проектын тормышка ашыра.

Проект кыска вакыт эчендә спорт вакыйгаларын яктырту үзенчәлекләренә өйрәнү, ММЧ спорт объектларында эшләгәндә очраша торган техник шартларны күрү һәм спорт журналистикасы өлкәсендә корреспондент, блоггер һәм фотограф сыйфатында практик тәҗрибә туплау мөмкинлеге бирә. Болар барысы да Казандагы 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасында эшләү өчен профессионаллар әзерләүнең мөһим аспектлары. Нәкъ менә шуңа күрә мәктәптә белем алучылар Уеннарны мәгълүмати яктыртуга җәлеп ителәчәк.

Мәктәп директоры, Идел буе спорт һәм туризм академиясенең җәмәгатьчелек белән элемтәләр бүлеге җитәкчесе Екатерина Косурова, сайлап алынган укыту формасы мәктәпне һөнәре буенча яки тормышта спорт темасы кызык булган кешеләр өчен бик файдалы итәр, дигән фикердә. “Без бу эшкә үзебезнең һәм чит ил экспертларын, спорт темасына язучы журналистларны, спортчыларны җәлеп итәбез. Алар безнең мәктәптә укучылар белән студентлар һәм олимпия спорты үзенчәлекләре турындагы белемнәре белән уртаклашачак”, - диде Екатерина Косурова.

Халыкара һәм Россия спикерлары алып барган лекция курсларыннан тыш, дистанцион укыту барышында өй эше” алган укучылар белән көн саен тьюторлар шөгыльләнәчәк. Алар укучыларга хаталар өстендә эшләргә, килеп җитмәгән урыннарны төзәтергә булышачак, спорт ярышлары вакытында нинди аспектларга игътибар итәргә кирәклен өйрәтәчәкләр. Моннан тыш, мәктәптә белем алучылар инглиз телендә махсус спорт терминологиясен өйрәнәчәк, ул аларга Казандагы Универсиада вакытында эшләгән вакытта кирәк булачак.

“Без Россия һәм халыкара партнерларыбыз белән шәһәр һәм республика өчен эшли торган мәктәп булдырырга телибез, дип ассызыклады FISU Халыкара укыту-белем бирү үзәгенең башкаручы директоры Лилия Бариева. – Без яшь журналистларның спорт темасын яхшы белүләрен, теләсә кайсы спорт вакыйгасы турында рус һәм инглиз телләрендә матур итеп сөйли һәм яза белүләрен телибез. FISU Халыкара укыту-белем бирү үзәге “Казан 2013” Башкарма дирекциясе һәм Идел буе спорт һәм туризм академиясе белән берлектә әлеге белем бирү программасын тормышка ашырырга әзер. «U-media» мәктәбен инде күптән көттек”.

Мәктәптә укулар бушлай. Чит төбәкләрдә яшәүчеләрнең мөстәкыйль рәвештә урнашу шарты белән уку мөмкинлеге бар. Мәктәпнең белем бирү модульләре Казанда 16-19 май һәм 24-27 май көннәрендә үтәчәк.

Үзен яхшы яктан күрсәткән укучылар Казандагы Универсиада көннәрендә узачак Халыкара спорт журналистлары җәйге мәктәбендә дә белем ала алачак (Халыкара мәктәп турында тулырак - http://kazan2013.ru/ru/news_items/6522)