2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

FISU Халыкара белем бирү үзәге

Халыкара студентлар спорты федерациясенең Халыкара белем бирү үзәгенең миссиясе – заманча белем бирү платформасы булдыру аша спорт кыйммәтләрен үстерү, белемне киләсе буыннарга тапшыру һәм кызыксыну булган илләрдәге тәҗрибәне берләштерү; чараларны һәм илкүләм студентлар спорты ассоциацияләренең оештыру комитетлары хезмәткәрләренең квалификациясен, белемен күтәрү аша Халыкара студентлар спорты федерациясе шигаре астында үткән чараларның дәрәҗәсен үстерү.

Халыкара белем бирү үзәге 2012 елда Халыкара студентлар спорты федерациясе, Россия Федерациясе Спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте министрлыгы, Татарстан Республикасы һәм Россия студентлар спорт берлеге тарафыннан имзаланган меморандум нигезендә оештырылды. Үзәк Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе базасында эшләячәк.

Үзәк киләчәктә Бөтендөнья универсиадалары һәм башка халыкара спорт ярышларына белгечләр әзерләү белән шөгыльләнәчәк һәм студентлар спорты буенча тикшерүләр үткәрү базасы булачак. Биредә тупланган белемнәрне анализлау, системалау, саклау һәм тапшыру буенча нәтиҗәле система булдырылачак. Иң мөһим максатларның тагын берсе – халыкара студентлар спорты кыйммәтләрен һәм идеяләрен тарату һәм Универсиадалар мирасын саклау.

Халыкара белем бирү үзәгенең укыту программалары

1. Курслар һәм семинарлар:

  • спорт менеджменты;
  • event-менеджмент;
  • персонал белән идарә итү;
  • маркетинг һәм PR;
  • мәгълүмати технологияләр;
  • медицина һәм допингка каршы хезмәт;
  • яшь спорт журналистлары мәктәбе һәм башкалар.

2. Волонтерлар академиясе:

  • волонтерлар программалары координаторлары өчен белем бирү модуле;
  • эре спорт ярышлары өчен волонтерлар әзерләү.

3. Магистратура

4. «Казан 2013» җәйге Универсиадасы хезмәткәрләре өчен белем бирү программалары

5. Күзәтүчеләр өчен программалар, стажировкалар һәм башкалар

Контактлар:
Тел.: + 7 (843) 221 0970
E-mail: iec@sportacadem.ru

Проектлар

«U-Media» спорт журналистлары мәктәбе

Проект кыска гына вакыт эчендә спорт вакыйгаларын яктырту үзенчәлекләренә өйрәнү, ММЧ спорт объектларында эшләгәндә очраша торган техник шартларны күрү һәм спорт журналистикасы өлкәсендә корреспондент, блоггер һәм фотограф сыйфатында практик тәҗрибә туплау мөмкинлеге бирә.