2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Иске Татар бистәсе

Иске Татар бистәсе – Казан үзәгендә урнашкан тарихи район. Бистәнең Түбән Кабан күленең уң ярында урнашуы кабатланмас гүзәллек өсти.

Иске Татар бистәсенең барлыкка килүе Явыз Иванның Казанны яулап алуы белән бәйле. XVIII гасырда бистәдә татар халкының атаклы кешеләре – интеллигенция вәкилләре, дин эшлеклеләре, сәүдәгәрләр һәм һөнәрчеләр яши. Иске Татар бистәсенең үзәге Юнысов мәйданы була.

Бистәнең йөзен XVIII гасыр ахыры – XIX гасыр башында салынган биналар билгели. Иң кызыклы корылмалар арасында – татар буржуазиясе һәм интеллигенциясе йортлары: Юнысов-Апанаев йорты, Шамил йорты, Шиһабетдин Мәрҗани йорты, Каюм Насыйри йорты, Ш.Йосыпов йорты һ.б. XIX гасырда бистәдә Шәрыкъ клубы эшләп килә, ул чорда яшәгән шагыйрьләр биредә үз шигырьләрен укый, беренче татар спектакльләре монда уйнала. Бистә территориясендә Мәрҗани, Апанай, Зәңгәр, Галеев, Борнай мәчетләре урнашкан. Иске Татар бистәсенең иң зур мәчете – Печән базары мәчете (хәзерге Нурулла мәчете).

Иске Татар бистәсендә шагыйрь Габдулла Тукай, мәгърифәтче Каюм Насыйри музейлары, Галиәскәр Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры урнашкан.

Баш биткә