2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Казан Кремле

«Ә Казан елгасы өстеннән тау шулкадәр биек күтәрелгән ки, күреп бетерерлек түгел; аның өстендә кала урнашкан, анда – патша пулатлары һәм биек таш мәчетләр урнашкан, вафат булган ханнар (алар бишәү булган, дип хәтерлим) биредә күмелгән.»
Андрей Курбский,
XVI гасыр сәясәтчесе

Казанның үзәге – Казансу елгасы ярындагы калкулыкта урнашкан Кремль. Казан Кремле иң элек имән диварлар белән уратып алынган була. Ак таштан диварлар XVI гасырның икенче яртысында салына.

Кремль территориясендә берничә архитектура һәйкәле урнашкан: Сөембикә манарасы, Губернатор сарае (хәзер – Татарстан Республикасы Президенты резиденциясе), Юнкерлар училищесы, XV-XVI гасырга караган хан сарае комплексына кергән тарихи биналар, хан мәчете, хан йорты (аларда хәзер музейлар урнашкан). Кремль территориясендә Кол Шәриф мәчете һәм Благовещение соборы янәшә урнашкан. Бу – ике дини конфессиянең дустанә яшәвенең бер үрнәге.

Кремль диварлары эчендә административ биналар һәм музейлар бар. Әйтик, биредә «Хәзинә» милли картина галереясе, Татарстанның төгәл фәннәр тарихы музее, Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы, Санкт-Петербург Эрмитажының филиалы «Эрмитаж-Казан» үзәге, Ислам музее урнашкан.

2000 елда Казан Кремле ЮНЕСКОның бөтендөнья мәдәни һәм табигый мирасы исемлегенә кертелде.

Баш биткә