2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Казан турында

«Казанның роле бик мөһим: бу ике дөньяның очрашкан урыны. Шуңа да аның нигезендә ике башлангыч ята: төньякныкы һәм көньякныкы.Сез моңа һәр чатта тап булачаксыз: биредә халыклар бер-берсе белән бертуктаусыз элемтә нәтиҗәсендә тыгызлашып, дуслашып беткәннәр, үзенчәлекле характер белән берләшкәннәр»
А. Герцен, рус публицисты,
язучы, фәлсәфәче

Казан – Татарстан Республикасы башкаласы, Россиянең өченче башкаласы, илнең икътисади, фәнни һәм мәдәни үзәкләренең берсе. 2005 елда Казан үзенең 1000 еллыгын билгеләп үтте. Мәдәният, дин һәм тел төрлелеге шартларында шәһәрдә 100 дән артык милләт вәкиле, 1,2 миллион кеше яши.

Казанның иң танылган мәдәни һәйкәле – ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы корылмасы булган Казан Кремле. Казанлылар һәм туристлар өчен тарихи комплекс һәр көн ачык. Биредә Сөембикә манарасы, Спас манарасы, Благовещение соборы, дөньядагы иң зур мәчетләрнең берсе – Кол Шәриф кебек мәдәни-архитектура һәйкәлләрен күреп була.

Мең ел тарихы булган Казанны һич шикләнмичә «яшь» шәһәр, дип тә атарга була. Чөнки Казан – студентлар шәһәре. Татарстан башкаласында 67 илдән 200 мең студент белем ала. Россиянең иң зур югары уку йортлары да – Казан (Идел буе) федераль университеты, А.Н.Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техника университеты һәм Казан илкүләм тикшеренү технология университеты биредә урнашкан. Казан студентлары арасында халыкара, бөтенроссия конкурсларда җиңү яулаган, халыкара һәм Россия фондларының стипендияләренә лаек булган яшьләр, талантлы спортчылар да күп. Бу Казанның 2013 елгы Универсиаданы үзендә үткәрү хокукын яулавына зур өлеш кертте.

Ә сез беләсезме?

Казан электән үк Россиянең төп фәнни үзәкләренең берсе була. Казан университетында Н.И. Лобачевский Евклидча булмаган геометрияне булдыра, А.М. Бутлеров – органик кушылмалар теориясен ача, К.К. Клаус рутений химик элементын ача, Е.К. Завойский – электрон парамагнит резонанс, ә С.А. Альтшулеракустик парамагнит резонанс турында фәнни хезмәтен яза. XIX гасырда Казанда көнчыгыш телләр бүлеге ачыла. Әлеге бүлекне оештыру һәм үстерүдә профессор А.К. Казем-бек зур өлеш кертә. XIX гасырның 70нче елларында профессор И.А. Бодуэна де Куртенэ эшчәнлеге Казанда лингвистик мәктәп оешуга этәргеч ясый.

Төрле елларда Казан университетларында һәм фәнни-тикшеренү үзәкләрендә медиклар К.Ф. Фукс, Н.А. Виноградов; биохимик В.А. Энгельгардт; хирурглар А.В. Вишневский, А.А. Вишневский; невропатолог Л.И. Омороков; анатомлар П.Ф. Лесгафт, Е.Ф. Аристов; физиологлар Н.О. Ковалевский, Н.А. Миславский; астрономнар М.В. Ляпунов, М.А. Ковальский, Д.И. Дубяго, А.Д. Дубяго; тарихчылар А.П. Щапов, Н.П. Лихачёв; хокук белгече А.П. Чебышев-Дмитриев; шәрык белгече Х.Д. Френ, И.Н. Березин; лингвистлар В.А. Богородицкий, Н.В. Крушевский һәм башкалар эшли. Укырга

Казан Кремле

Казанның үзәге – Казансу елгасы ярындагы калкулыкта урнашкан Кремль. Казан Кремле иң элек имән диварлар белән уратып алынган була. Ак таштан диварлар XVI гасырның икенче яртысында салына. Тулырак мәгълүмат


Иске Татар бистәсе

Иске Татар бистәсе – Казан үзәгендә урнашкан тарихи район. Бистәнең Түбән Кабан күленең уң ярында урнашуы кабатланмас гүзәллек өсти. Иске Татар бистәсенең барлыкка килүе Явыз Иванның Казанны яулап алуы белән бәйле. XVIII гасырда бистәдә татар халкының атаклы кешеләре – интеллигенция вәкилләре, дин эшлеклеләре, сәүдәгәрләр һәм һөнәрчеләр яши. Иске Татар бистәсенең үзәге Юнысов мәйданы була. Тулырак мәгълүмат


Бауман урамы

Бауман урамы – Казан үзәгендә урнашкан җәяүле урам. Төрле елларда ул Ногай улы, Проломная, Зур Проломная, дип йөртелә. Элек Бауман урамында трамвайлар, троллейбуслар, автобуслар да йөргән. Бүген җәүлеләр генә йөри торган урамның баш-башында Тукай скверы һәм «Кремль» метро станцияләре урнашкан. Тулырак мәгълүмат